Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшен суккан Нурҗиһан апа гыйбадуллина: “Муен тиресе эреп, башым җилкәгә, ә иягем күкрәгемә ябышкан иде...”

Мин үземне күмә башлаганнарын гына хәтерлим. Зиратта күмәләр дип уйлап: “Мин исән, мин үлмәдем, күммәгез!” – дип кычкырмакчы булам ...

Шода авылына башка йомыш белән барган идек. Юлдашым – район социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәре Гүзәл Кәлимуллина: “Килгән килеш безнең карамакта булган Нурҗиһан апа Гыйбадуллинаның да хәлен белеп чыгыйк әле, бик тә гыйбрәтле язмышлы әбиебез ул безнең. Үзе бик булган, тырыш, ялгышып та беркемнән, бернәрсәдән зарланмас”, – дип кызыктырды.

Май чүлмәге тышыннан беленә дигәндәй, кечкенә генә, әмма бар яклап төзек, заманча өйләрдән берни белән аерылмый торган каралтыны һич кенә дә гомер буе ялгыз хатын-кыз яшәгән ихата дип әйтмәссең. “Ел саен нәрсә дә булса яңарта, үзгәртә, эшләттерә, бер дә тик тора белми. Кайчан килсәң дә, камыр ашы пешергән чагы булыр”, – ди Гүзәл.

– Табиблар шикәр авыруы тапкач, камыр пешерүләрне сирәгәйткән идем әле, күптән пешергән юк дип, менә он белән кунамны алган идем генә, хәзер чәй куям, – дип каршы алды безне Нурҗиһан апа. Тик, сөенеч белән балкыган күзләре, без хәл белешеп, бер сорау бирү белән үк мөлдерәмә яшькә тулды. 60 елга якын вакыт үтсә дә, тән яралары да, җан яралары да төзәлми икән шул...

 

“Мин исән, күммәгез!”

– 1959 елның июне иде ул. Авылдашыбыз Фатыйма апа: “Без бакча тырмалаган көнне – 13ендә булды ул хәл”, – дип сөйли иде. Мин беренче сыйныфны тәмамлаган ел. Авылга ул көнне фотограф килде. Әни белән карточкага төшеп кайттык. Озак та үтмәде, бик нык күкрәп-яшенләп яңгыр ява башлады. Әби аңа кадәр үк кемнәргәдер кереп киткән, өйдә әни белән икәү генә. Ул кече якта кер элеп йөри, мин мич буенда утырып тора идем. Бераздан әни: “Кызым, әйдә, бигрәк каты яшенли, күршеләргә керик әле”, – дип чыкса, мин инде идәндә янып ята торган булганмын. Әни, куркудан, өстемә кер юган суны сипкән. Өйгә шар төсле яшен кергән булган, әле ул әни артыннан да йөргән, әни кая бара, кая борыла, ул шунда икән. Мичкә бәрелгән урынында хәтта кирпечләр дә эчкә убылып калган иде. Каушаудан, әни ишекне ачып аткан – түшәмнән кергән яшен шул ишектән чыгып киткән... Мин үземне күмә башлаганнарын гына хәтерлим. Зиратта күмәләр дип уйлап: “Мин исән, мин үлмәдем, күммәгез!” – дип кычкырмакчы булам, сүзләрем чыкмаган, авыздан ап-ак күбек кенә килгән... Мине зиратка түгел, бакчага алып чыгып, җиргә күмгәннәр икән. Аннан Чепья больницасына илткәннәр. Озын толымнарым белән уң колагым шул чакта мендәргә ябышып, өзелеп кала ...

PS. Әлеге кыз баланың язмышы ничек тәмамлана, ниләр кичерә, исән калу өчен кемнәрдән ярдәм күрә, юлында нинди шәфкатьле кешеләрне очрата ... - язманың тулы вариантын газетабызның киләсе санында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшен суккан әби