Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әйдәп баручылар сафында

Халык алдында абруй-дәрәҗәсе зур булган, үрнәк гаилә тормышы белән дә сокландырган Фирая Хәкимҗанованы районда белмәгән кеше сирәктер.

Ул озак еллар район ЗАГС бүлегенә җитәкчелек итү дәверендә гаилә кору буенча мөрәҗәгать иткән меңнәрчә яшь парларны язылыштырып, кайгыртучан аналарча чын йөрәктән үгет-нәсыйхәт биреп килде, иң әүвәл үзләрен үстергән өлкәннәрне хөрмәт итәргә, үзара бер-береңә юл куеп, аңлашып, ярдәмләшеп яшәргә өндәде, үз тәҗрибәсеннән чыгып, ихлас, файдалы киңәшләрен бирде. ЗАГСта язылышкач элегрәк шампан шәрәбе белән яшьләрне котлау гадәте бар иде, 80нче елларда ук Фирая Котдусовна эчемлектән башламагыз әле яңа тормышыгызны дигән ният белән җайлап кына анысына да чик куйды.

Хәер, үзенең олы улы Ринат өйләнгәч тә бернигә карамыйча үз принцибында кала белгән Фирая ханым бөтен туганнары һәм дәрәҗәле кунаклар катнашында районда беренчеләрдән булып аракысыз туй оештыруны башлап җибәрде. Хәзер инде бу күркәм гадәт, туйдан ким булмаган никах мәҗлесләре белән үрелеп, яшәештә матур гадәт булып тамырлана бара.

Кайберәүләр уйлаганча ЗАГСның эше бәйрәм-тантаналар оештырудан гына тормый, Фирая Котдусовна әйтмешли, туганнан үлгәнгә кадәр гражданнарның иң мөһим документлары шушы бүлектә рәсмиләштерелә. Шуңа күрә дә ЗАГСка мөрәҗәгать итүчеләр һәрвакыт күп булды һәм булачак.

Тынгысыз характерына хас җитезлеге, төгәллеге белән Фирая Котдусовна берүзе эшләгән чорларда да бөтенесенә өлгерә иде. Соңрак, яхшы мәгънәдәге үҗәтлеге, тырышлыгы белән компьютерны да бик тиз үзләштерде. Янына штатка яшьләр өстәлгәч, эшнең бик җитдилеген, җаваплылыгын аңлатып, урынлы таләпчәнлек күрсәтеп (чөнки кеше гомер буе файдаланасы документта хата ясауга бөтенләй дә юл куелмый) аларны да үз контролендә игелекле эшкә өйрәтте.

Белемен арттырудан, яңаны үзләштерүдән беркайчан да өркеп калмаган Фирая ханым 70 нче елларда бу бүлектә эшли башлауга гарәп язуларын өйрәнүне максат итеп куя, чөнки электән сакланган материалларда латин һәм гарәп язулары еш очрый. Ә ЗАГСка ниндидер бик мөһим документларын югалткан, яисә туганнары гозере белән мөрәҗәгать итүчеләр гел булып торды, аларга таныклык копиясен канунга туры китереп рәсмиләштерүне  тоткарлыксыз башкару өчен бик оператив эшләргә туры килде.

ЗАГС мөдире Фирая Хәкимҗанова инициативасы белән башкаларга үрнәк булырдай өлкән яшьтәгеләрнең алтын-көмеш туйларын клуб сәхнәләрендә зурлап уздыру традициясе дә яшьләргә тәрбияви йогынты көченә ия булды, ул эшләгән чорда андый чаралар бик күп үткәрелде, иң әүвәл гаилә бөтенлеген кайгырткан Фирая Котдусовна бу чараларда башлап йөрүче булды.

Иҗтимагый активлыгы көчле булган Фирая Хәкимҗанова инде ничә еллардан бирле район хатын-кызлар оешмасын җитәкләп тә олы ихтирам казанды, гаиләләрне саклап калу буенча зур эш башкарды. Әлбәттә, аның күпкырлы намуслы эшчәнлеге җитәкчеләр тарафыннан югары бәяләнде. Аның күп санлы мактау грамоталары, яулаган исем-дәрәҗәләре үзе бер альбомлыктыр инде, аларны санап укучыны ялыктырмыйк.

Рәсемдә: Фирая ханымның яшьлек елларында төшкән фотосы.

Әмма, минемчә, Фирая Хәкимҗанованың иң зур казанышы – менә дигән тәртипле гаилә тормышыдыр, дип саныйм. Җыйнак, җиңел гәүдәле, һәрвакыт килешле киенә торган, ачык йөзле сөйкемле Фираяга Балтач егете Рәшит белән кавышканда 23 яшь була. Гөл кебек балкып торган бу чая кыз ул чакта ук пенсия бүлегендә җаваплы вазыйфа башкара. Рәшит тә озын буйлы, чибәр егет, ул алдынгы механизатор булып танылган, булдыклы гаилә башлыгы, һөнәр остасы Рәхимҗан абый Хәкимҗановның иң яраткан улы иде бит, һәм атасының ышанычын аклап, менә дигән тормыш корды.

Алар кавышкач, берничә ел төп нигездә яшиләр. Фирая килен хезмәтендә дә сынатмый, җитезлеге, пөхтәлеге, уңганлыгы белән алдыра, тигез мәхәббәттә бер-бер артлы ике малай табып, гаилә һәм бала мәшәкәтьләренә чума. Рәшит район Советы башкарма комитетында бүлек мөдире булып эшләгән чорда аерым йорт бирелгәч, алар  үзбашка яшәү өчен өлкәннәрнең ризалыгын алып башка чыгалар.

Һөнәрле атасы гадәте буенча һәр эшне җиренә җиткереп башкарган, җаваплылыктан курыкмаган, бик булдыклы Рәшит берара кирпеч заводында мөһим вазыйфа башкарды, соңгы хезмәт еллары инкубатор белән бәйле булды. Озак еллар тик торып ташландык хәлгә килгән инкубаторны ул, халык гозерен истә тоткан район җитәкчеләре ярдәме белән, яңабаштан сафка бастырды һәм уңышлы гына эшләп халыкка игелек күрсәтә башлады. Ә инде заманалар үзгәреп, эшмәкәрлеккә яшел юл ачылгач, базар шартларына туры китереп, инкубатор аларның шәхси предприятиесенә әверелә һәм инде менә дистә елга якын уңышлы гына авыл ихтыяҗына җавап бирердәй күләмле эш башкарып килә. Язгы-җәйге айларда биредә тулы куәтенә эш кайный, тавык-чебеш, каз-үрдәк асраучыларның күбесе Балтач инкубаторын үз итә.

Хәкимҗановларның гаилә эшчәнлеге колачы елдан-ел киңәя бара. Ринат белән Айрат та һәркайсы үз юнәлешен табып заманча кәсеп итүдә гаять тырыш егетләр булдылар. Егетләр дигәч тә, икесе дә әти-әни хәер-фатыйхасы белән вакытында уңышлы гаилә корып, балалар үстерәләр, тулы канлы тормыш белән яшиләр, эшләре дә, ашлары да мул һәм бәрәкәтле. Алар, кадерләп үстереп, укытып кеше иткән, тормышта әле зур терәк булган кайгыртучан әти-әниләренә рәхмәтләрен игелекле, тәртипле, тырыш һәм эшчән булулары белән кайтаралар.

Фирая ханымның әнисе, безнең күршедә яшәгән Рәхимә апа, совет заманыннан ук бик оста коръән укучы-гыйлем карчык санала иде. Шуңа күрә дә дин белеме үзләштерүне үзенең әхлакый бурычы санаган Фирая мәдрәсәдә укып диплом алды, уразасын тота, намазын калдырмый. Гомер буе юка иңнәрендә олы йөк тартып барырга гадәтләнгән бу ханым пенсиягә чыккач та тик утырырга риза булмады, әле һаман гаиләләр ныклыгы өчен тырыша.

Хезмәттәше Нурия Галләметдинова, Фирая ”эшен дә күрсәтә, үзен дә лаеклы итеп куя белгән мактауга лаек көчле шәхес ул”, дип соклана.

Шулкадәр эшлекле һәм актив булган бу ханымга тормышта гел уң килеп торган икән дип уйлаучылар булса, алар ялгыша, дистә еллап минем хезмәттәшем булган Фирая башыннан да заманында зур сынаулар үтте, ул берара җитди авыру-сырхау белән көрәште, аннан алдарак башка мәшәкать-борчулары да булды, әмма түзем һәм оптимист булуы, нык ихтыяр көче белән авырлыкларны чигендереп, тормышын матур эзгә салды. Мөгаен, дингә ихлас ышануыннан, догалы, сабыр булуыннан да рухи терәк табып, мәгънәле-гамьле итеп, ил-көнгә  игелекле булып яши белә ул.

Фирая ханым гаять йорт җанлы булып, гаилә учагына нур өстәп торган, бәрәкәтле, мул тормышка ирешкән һәм шуның кадерен белгән бәхетле хатын-кыз ул.

Фәридә ШАКИРОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: загс