Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җыр аның юлдашы

Мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашындагы төрле чараларда матур, моңлы тавышлы егетнең җырлаганын ишетеп, гел соклана идем. Әлеге егет Чепья авылында яшәүче Булат Нәҗипов булып чыкты. Булат җырлаган мәлдә аның янына чыгып биючеләр дә, ул җырлап бетергәннән соң аны көчле алкышларга күмүчеләр дә күп була. Ул гади язмышлы егет түгел, болар хакында безгә аның әнисе Алсу ханым сөйләде.

– Булат гаиләдә бик көтеп алынган бала булды, 16 елдан соң гына алып кайттык без аны. Бик авырдан бәбәйләдем, җитмәгәненә ялгышлык белән акушерка баланы кулыннан төшереп җибәреп, сабыйның башына зыян килде. Ул чакта андагы табиб һәм акушерларның үлде, үлде, дип кычкырганнарыннан мин аңымны югалтканмын..., –  дип 23 ел элек булганнарны янәдән исенә төшерде әни кеше. Аның күңелендә бу хатирәләр әле кичә генә булгандай саклана. Тамагына утырган төерне йотып, Алсу апа сүзен дәвам итте. –  Шуннан соң безне ике көннән Казан хастаханәсенә җибәрделәр, анда ай ярым яттык. Профессорлар күзәтүе астында булдык. Сабый вакытында Булат елауның нәрсә икәнен белмәде, бик тыныч иде ул. Кечкенәдән гәүдәгә бик таза булды, хәтерлим әле, алдына уенчыклар куеп, як-ягына мендәрләр тезә идек. Бер яшь тә җиде айда гына ул безнең тәпи йөри башлады. Ә менә сөйләшүен, киресенчә, бик иртә сөйләште һәм иҗекләп тә түгел, ә җөмләләп. Ә инде җырлавына килгәндә, ул сәләт анда туганнан булгандыр инде, 3-4 айлык чагында ук үзенчә көйләп ята иде, ә 3 яшьлек чагында инде автобус яки машинага утырсак, тәрәзәдән күзәтеп барып, шигырь чыгарыр иде дә, шул шигырьләрне сөйләр иде. Ничәнчедер класста укыганда ул сәләте беткән иде, менә хәзер яңадан ачылып килә. Шигырь итеп тә сөйли, музыка да чыгара һәм шундый матур да килеп чыга ул аның.
Булат кечкенәдән башкалардан аерылып тора торган малай булып үсә. Анда хыялыйлык та, дөньяны башкача күрү дә бар. Гаиләсе аны нинди бар шундый итеп ярата һәм бервакытта да башкалар тарафыннан кыерсытылырга да ирек бирмәгән.
– Без Киров өлкәсе Малмыж шәһәрендә яшибез, ләкин Булат анда мәктәптә укый алмады, аны бик кактылар һәм кимсеттеләр. Шуннан соң инде без Арча районы Яңа Кенәр авылында урнашкан интернат-мәктәп белән сөйләшеп, улыбызны шунда урнаштырдык. Анда аны бик яраттылар, хөрмәт иттеләр. Укытучылар концертлар куярга да үзләре белән йөрттеләр. Шулай итеп, аның җырлау сәләте тагын да ныгыды. Ул чакта аның репертуарында «Аерылмагыз» һәм Салават Фәтхетдиновның «Туган көн» җыры бар иде, аннан соң инде ул җырлар саны артканнан-артты. Кечкенәдән балада җырлауга сәләт күреп, без аңа әтисе белән синтезатор да, караоке да, микрофон да алып биргән идек. Шуларны кулланып рәхәтләнеп җырлый торган иде ул. Булатның хәтере бик яхшы, җырны бер ишетүгә хәтерендә саклап калдыра ул. Әтисе дә кечкенәдән җырлап үскән аның, үзенең чыгарган җыры да бар, мөгаен, әтисеннән килгән сәләттер ул анда. Кызганыч, әтисе мәрхүм булганга да өч ел инде. Бүгенге көндә Булатны төрле бәйрәмнәрдә, агитбригада составында басу-кырларда җырларга дәшәләр, Чепьяда урнашкан «Наз» тернәкләндерү үзәгендә дә, авыл мәдәният йортында булган чараларда да еш чыгыш ясый ул. Доргадан Фирдания һәм Николай Алексеевлар үзләре белән төрле мәҗлесләргә дә алып йөриләр, быел Балтачта булган Җиңү бәйрәмендә дә җырлады ул. Җырдан бушаган арада безгә ярдәм итә. Йорт тирәсендә төрле эшләрне башкара, бакчада да бергәләп эшлибез, –  дип баласы юлында очраган киртәләр һәм аларны җиңеп чыгулары турында сөйләп узды Алсу апа.
Мин үземне белә башлаганнан бирле җырлыйм инде, дип башлады сөйләшүебезне Булат. – Яраткан җырчыларым булып Илшат Сафин белән Илгәрәй торалар. Алар белән бер сәхнәгә чыгып җырлаганым да бар. Бүгенге көндә күңелемдә шигырьләр дә туа, тик алар бары үзем өчен генә языла. Мин баянда уйнарга да өйрәнеп караган идем, ләкин барып чыкмады, ә менә синтезаторда уйныйм. Киләчәгемне дә музыка, җыр белән бәйләргә телим.

Чепьяда яшәүчеләр дә, Булат үзе дә аны сәхнәгә алып чыгучы кеше дип Раннур Әүхәдиевны атый. Бу хакта Чепья мәдәният йорты директоры булып эшләгән елларын искә төшереп, хатирәләре белән бүлешеп, Раннур үзе менә нәрсә ди: «Иң элек мин Булатның әбисе Зәкия апа белән таныштым. Аның хәлләрен белергә, бәйрәм белән котларга керә идек, шундый очрашуларның берсендә сәнгать җитәкчесе Евгения Михайлова белән без Булатны күреп алдык. Ул безгә шул көнне җырлап та күрсәтте һәм без аның җырлавын бик ошаттык. Аннары ул үз теләге белән интернеттан артистларның җырларының минусовкаларын табып, шуларның җырларын өйрәнә башлады. Мин аны бәйрәмнәр вакытында клубка чыгыш ясарга дәшә идем, тамашачы аның җырлавын бик ошатты. Шуны күреп мин аны авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә дә, башка бәйрәмнәрдә дә чыгыш ясарга чакыра башладым. Үзем белән төрле конкурсларга йөрттем. Күрше авылларда концертлар булганда клуб мөдирләре чакыра икән, бөтен җиргә дә алып бара идем һәм халык аны бик яратып тыңлый иде. Аның тавышы үзенә күрә үзенчәлекле һәм матур, гади генә авыл егетенең кайбер эстрада артистларын да уздырып җырлавы зур горурлык бит».
Евгения Михайлова да Булатны яратып һәм хөрмәт итеп, ул һәрчак безнең белән клубта, «Наз»га барсак та, иртә таңнан ярминкәдә чыгыш ясарга чакырсак та, бервакытта да каршы килгәне юк, Чепья мәдәният йорты хезмәткәрләре исеменнән бик зур рәхмәт аңа. Танылган җырчылар Илшат Сафин, Илгәрәй белән бер сәхнәдә җырлаган егетебез ул безнең. Төрле конкурс-бәйгеләрдә дә катнаша, узган ел «Татар егете, татар кызы» дигән конкурста да үз көчен сынап караган иде. Булатка киләчәк тормышында да уңышлар юлдаш булсын, дип изге теләкләрен ирештерде.
Булат Яңа Кенәрдә 9 сыйныф белем алганнан соң укуын тагын да дәвам итмәгән, ә әбисе янына Чепьяга кайткан. Бүгенге көндә аның янәшәсендә аны аңлаучы, яратучы, хөрмәт итүче, аның иҗатын югары бәяләүче кешеләр генә яши. Булатның төп максаты – җырлавын ташламыйча, киләчәктә дә күңеле кушкан эшне яратып башкарып, үзенең кабатланмас моңлы тавышы белән күп кенә чараларда чыгыш ясау. Аның бу уй-хыяллары чынга ашсын иде һәм алдагы тормыш юлында да үзе кебек эчкерсез, чиста күңелле кешеләр генә гомерлек юлдашлары булсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев