Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йөртә безне язмышлар – “Динне дә, телне дә саклап була” (+фото)

Кариледә яшәүче Гөлнур апа Габделганиева да конгресс кунакларын түземсезлек белән каршы алды. Әтисе ягыннан туганының кызы Рушания белән очрашырга дип махсус килгән иде.

- Кемерово өлкәсе Прокопьевск шәһәрендә яши алар. Минем әти белән Рушаниянең әбисе бертуган булып чыга. Әле бит аның бабайсы Габделхак Шакирҗанов та Балтач кешесе. ФЗӨләр заманында шунда китеп, гаилә корып, яшәп калганнар инде. Гаҗәп, әмма берсе дә телне онытмаганнар, башка милләт кешеләре белән "бәйләнеп" бетсәләр дә, динне дә саклаганнар. Соңгы буыннарны шулай тәрбияләүдә, үстерүдә Рушаниянең әнисе Рәсимә апаның өлеше бик зур. Ул үзе дә дини, бик милли җанлы булды. Балаларына, кияү-киленнәренә дә бу яктан шактый таләпчән - аның белән өйдә татарча гына сөйләшәсе! Абыебыз Наил дә шундый булды. Шуңа да балалары да, хәзер инде оныклары да рәхәтләнеп татарча сөйләшә. Рушаниябез, мәсәлән, урыс егетенә кияүгә чыкты, әмма үз балалары гына түгел, бүген инде оныклары да телебезне белә, дини бәйрәмнәрне хөрмәт итеп яшиләр. Рушаниянең бертуганы да Мария исемле марҗа кызына өйләнгән иде, бүген Мария-Мәрьямебез уразалы-намазлы, яртылаш татарча, яртылаш урысча сөйләшә... Теләгәндә чит җирдә дә телне дә, динне дә саклап була икән дисең, гаиләдә сөйләшү, аралашу барысын да хәл итә. Шөкер, аралар ерак дип тормыйбыз, элемтәләрне беркайчан югалтмадык, үзем дә әллә ничә тапкыр бардым, алар да кайткалый. Дөрес, ел саен очрашып булмый, әмма телефон-интернет заманы бит хәзер, элекке кебек хатлар язышып утырасы түгел... Менә бу юлы да Рушания конгресска киләм дигәч, очрашу көннәрен саный-саный көттем. Пүскәндәге туганнары Дамир белән Миләүшә дә килде. Кызганыч, Рушания кала алмады. Әмма, кайтуга, шалтыратты инде: "Шулкадәр рәхәт булды, ике көн очынып йөрдем, әле дә тынычлана алмыйм", - дип. Алты ел очрашмаган идек шул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250