Юбиляр бүген дә котлаулар кабул итә (+фото)
Тәбрикләүләр бүген дә дәвам итә.
29 март көнне Бөек Ватан сугыш ветераны, Чепья җирлегендә «Халыклар дуслыгы» музеен оештырган шәхес, тарихчы, меценат, иганәче, танылган мәгариф хезмәткәре Гарифҗан Галиевның 95 яшьлек күркәм юбилеен каршы алды. Шул уңайдан Гарифҗан ага "Халыклар дуслыгы" музеенда күпсанлы кунаклар һәм котлаулар кабул итте.
Тәбрикләүләр бүген дә дәвам итә. Шушы көннәрдә Гарифҗан аганы 95 яшьлек күркәм юбилее белән котларга укучысы,Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты урынбасары, якташыбыз Таһир Галимҗан улы Һадиев кайтты. Ул Гарифҗан агага олы хезмәте өчен рәхмәт белдереп, нык сәламәтлек, хәерле озын гомер теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев