Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юбилярга изге теләкләр

Хәмит Гәрәевич гомере буе безгә, барлык рәисләргә үрнәк күрсәтеп эшләде. Бик күп матур башлангычларның инициаторы булды.

Сәйдәш Исрафилов – Тимирязев исемендәге хуҗалыкның элекке рәисе:

– Мин эшли башлаганда Хәмит Гәрәевич бик сәләтле, булдыклы җитәкче булып танылып өлгергән иде инде. Гомере буе безнең өчен зур авторитет булды. Рафек Абдуллович, Илдус Нигъмәтуллович, Әмир Шәязовичлар белән бергә райондагы бүгенге сөтчелеккә нигез салган кешеләрнең берсе ул. Нәселле таналар үстерү белән җитди шөгыльләнеп, районда шушы эшне башлап җибәргән кеше. Гомумән, бар яктан тәвәккәл булды, халык белән дә аңлашып эшли белде. Мин аңа бәхетле картлык, ныклы сәламәтлек телим.

Наил Мөхәммәтгалиев – “Маяк” хуҗалыгының элекке җитәкчесе:

– Хәмит Гәрәевич гомере буе безгә, барлык рәисләргә үрнәк күрсәтеп эшләде. Бик күп матур башлангычларның инициаторы булды. Бик күп төзеде. Безне әнә шундый матур эшләргә бик күп “котыртты”, кызыктырды. Эше һәрчак гөрләп барды. Үзе дә эшләде, белгечләрен дә, колхозчыларын да эшләтә белде. Кешеләр белән аңлашып эшли белде. Тормышта сынаулары да, авырлыклары да булды. Аларын да сынмыйча-сыгылмыйча үтте. Куйган хезмәтләренең игелеген күреп, балалар, оныклар бәхетенә куанып яшәргә язсын!

Солтан Фатыйхов – “Смәел” хуҗалыгының элекке җитәкчесе:

– Хәмит Гәрәевич бик ышанычлы, ярдәмчел кеше, чын дус. Авыр чакларда аннан ярдәм-таяныч табучылар күп булды. Ул беркайчан “юк” дип әйтә белмәде. Үзен өстен куймады, бик тә гади булды. Эшләгән җирендә яшәп калган, авылдашларының күзләренә туры карый ала торган сирәк җитәкчеләрнең берсе. Җәмәгате Ания белән икесенә тигезлек, хәерле гомер, шул гомергә җитәрлек ныклы сәламәтлек телим.

Хәкимулла Сибәгатуллин – “Сорнай” хуҗалыгының элекке рәисе:

– Яңалыклардан курыкмый, һәрчак алдан юл ярып барган рәисләрнең берсе Хәмит Гәрәевич. Беркайчан башкалар уңышыннан көнләшә, күпсенә белмәде. Киңәшләшергә, сөйләшергә бик уңайлы кеше булды. Колхозы да бай булды, кассасында акчасы да бетмәде, төзеде дә, халкын да ким-хур итмәде. Бик акыл белән, уйлап, киләчәккә эшләде. Мин аңа үткәне кебек бәрәкәтле гомер, тигезлек, иминлек телим. Сау-сәламәт булып, кадер-хөрмәттә якыннарын сөендереп яшәсен!

Вакыйф Закиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау