Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Югары Субаш: «Чылбыр» әле өзелмәгән (+фото)

Гаиләләрне бер максат берләштерә: алар барысы да яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып гомер кичерә.

–«Хезмәт» газетасы битләрендә авыллар, аларның тарихлары, бүгенге тормышы, яшь гаиләләре турында күп язасыз, бик кирәкле проектлар болар. Бик кызыксынып укыйбыз. Безнең як авыллары турында да языгыз әле. Һәркемнең үз авылы, якташлары турында да укыйсы килә. Бездә дә матур яшәүче гаиләләр бик күп, алар арасында яшьләрнең булуы бигрәк тә куандыра, – дип мөрәҗәгать итте Югары Субаштан укучыбыз Энҗе Хөснетдинова. Һәм берсеннән-берсе тырыш, уңган-булган гаиләләр турында язма белән фотолар да җибәрде.

Энҗе – Иске Салавыч кызы, Субаш килене. Тормыш иптәше Азат белән бер ул, бер кыз үстерәләр. Азат авыл җирлеге башлыгы булып эшләсә, Энҗе – укытучы, бүген декрет ялында. Укып карагыз әле, ул авылдашлары, замандашлары турында ничек яратып, җылы итеп яза.

Субаш җирлегендә яшәүчеләр гомер-гомергә җыр-моңга үтә хирыс булулары белән аерылып торган. Тальян, гармун, гөсләдә уйнаганнар. Бу «чылбыр» еллар аша да өзелмәгән, бүгенге көнгәчә халкыбызның борынгы уеннары, көйләре, җырлары, йолалары (бигрәк тә керәшен татарларына хас булганнары) үз матурлыгын җуймыйча саклана. Авыл кешеләре җир җимертеп эшли, дер селкетеп бии, шау-гөр килеп бәйрәм итә белә. Яшәр өчен мөмкинлекләре дә бер дигән: табигатенең матурлыгы,  саф һавасы, нәниләр яратып йөри торган балалар бакчасы, югары дәрәҗәдә белем бирә торган мәктәбе, мәчете, ялтырап торган асфальт юллары бар, газы-суы кергән, заманча йортлар... – барысы да шәһәрчә.

Һәр авыл изге күңелле, эшчән халкы, бай тарихы белән аерылып тора. Авылны тотып торучы, киләчәген булдыручылар – яшьләр, яшь гаиләләр. Безнең Югары Субаш авылында күпчелеге өлкән буын кешеләре булса да, яшь гаиләләр дә аз түгел. Әти-әниләре белән бергә, нигезне саклап яшәүчеләр булуы күңелне аеруча сөендерә. Күпләр шәһәргә күченеп киткәндә, эштән курыкмыйча һәм авылларыбызны яшәтү өчен тырышучылар  зур хөрмәткә бик лаек, миңа калса.

Авылдашыбыз Раушан Хәбриев тормыш иптәше Алия белән өч ул үстерәләр. Раушан – фермер, үзләренең фермер хуҗалыгы бар, Алия Урта Көшкәт авылында фельдшер булып эшли. Гаиләнең ни дәрәҗәдә тырыш, уңган-булган икәнлеген аңлау өчен аларның йорт-җире, каралты-курасына күз салу да җитә. Бу гаиләдә эш һәркемгә җитәрлек. Әмма алар бар эшне дә авырсынмыйча, җиңел итеп эшләргә, зарланмый яшәргә күнеккән.

–Авылда бер кеше генә эшләп алга китеп булмый, без дә барысын бергә эшләргә тырышабыз. Иң элек әни белән киңәшләшәбез, һәр эштә, гаилә тормышында әни төп терәк һәм төп ярдәмче, – ди Алия.

Икенче бер тырыш гаилә – Дилә һәм Рафил Вафиннар Тукай исемендәге хуҗалыкның яшь белгечләре. Рафил – инженер, Дилә баш хисапчы булып эшли. Бер кыз үстерәләр. Бергә белем алгангамы икән, без гел бертөрле фикер йөртәбез, тормышка карашларыбыз да бер үк, ди Дилә.

Ләйсән һәм Булат Нәҗиповлар исә бүген авылда күп балалы, иң уңган парларыбызның берсе. Өч балалары үсеп килә. Булат ООО ПК «Байлык» компаниясе җитәкчесе, Ләйсән Балтач район эчке эшләр бүлегенең балигь  булмаган балалар белән эшләүче инспекторы, полиция капитаны. Икесенең дә эше җаваплы, тынгысыз.

–Әти-әни белән төп йортта яшибез. Шөкер, аңлашып, бер-беребезгә юл куеп яшибез. Өйдә өлкәннәр булгач, балалар өчен дә, йорт-җир өчен дә күңел тыныч, район үзәгенә йөреп эшләүнең дә бер кыенлыгы, проблемасы юк. Авылда калып яшәп тә, авылда төпләнеп, йөреп эшләп тә була. Кайда яшәүгә килгәндә, беркайда да тырышып хезмәт куймыйча матур итеп яшәп булмый, үзең куйган максатларга ирешү өчен үҗәтлек тә кирәк, – ди Ләйсән.

Шөкер, авылыбызда булдыклы яшь гаиләләребез тагын бар әле. Авыл уртасындагы шәхси  кибетләре белән авыл халкына игелек күрсәтүче Гөлфия һәм Алмаз Әсхадуллиннар, үз һөнәрләре осталары Эльвира һәм Фәнил Гатиятуллиннар шундыйлардан. Алар да төп нигезне саклап, өчәр бала да үстерәләр, матур итеп эшләргә, яшәргә дә өлгерәләр.

Тормыш иптәше Эдуард белән бер кыз, ике ул үстерүче Фәйрүзә Фролова: «Балалар кечкенәдән әнисенең аш бүлмәсендә кайнаганын, гөлләр, чәчәкләр үстерүен, әтисенең нәрсә дә булса төзәтүен, бергәләп кич утырып, телевизор карауларын, бер-берсенә җылы карашларын күреп үсәргә тиеш», – дисә, тормыш иптәше Динар белән шулай ук ике бала үстерүче Алсу Фәйзрахманова: «Йорт эшләрендә булышып, әби-бабасына ярдәм итеп үскән бала гамьсез, ваемсыз булмый. Ул җаваплылык хисен тоярга өйрәнә, вакытны бушка уздырып йөрергә вакыты калмый», – дип саный. Ирина-Юрий Васильевлар да яшь әти-әни. Юрий Тукай исемендәге хуҗалыкта хезмәт итә. «Авылны ярату гаиләдән, әти-әнидән килгән тәрбиядер инде ул, руслар где родился, там и пригодился, диләр бит. Нәкъ шулай, авылда төпләнеп калуыбызга бер дә үкенмибез», – ди Ирина.

Әлеге гаиләләрне бер максат берләштерә: алар барысы да яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып гомер кичерә. Бар нәрсәләре дә җитеш, тормышлары түгәрәк. Бакча тутырып, җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр, күп итеп мал-туар, кош-кортлар асрыйлар. Үз көчләренә таянып, өлкәннәрне хөрмәт итеп, тырыш хезмәт белән яшәүче мондый гаиләләр авылларыбызны яшәтә дә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев