Юллары да, юллары… башкалар көнләшерлек
Кайсы гына авылга барып чыкма, зурмы ул кечкенәме, барысында диярлек бер үк проблема – заманча юлларның булмавы. Тик ни хикмәт, ике дистәдән артык хуҗалыклы Зур Лызи 2 өлеш авылы безне өр-яңа асфальт юл белән каршы алды.
Авылда бүгенге көндә бер генә социаль объект та юк, аның каравы авылга кадәр асфальт юл килгән, авыл урамнарына да асфальт түшәлгән. Юллары да, юллары… башкалар көнләшерлек.
Зур Лызи 2 өлеш авылына бара торган юл 2019 елда кече авылларга юл төзү программасы нигезендә ремонтлана башлый. Өч елга исәпләнгән юл төзү эшләренең бүгенге көндә өчтән ике өлеше тәмамланган инде. Быел ул кулланылышка тапшырылачак. Моңарчы басу юлы аша йөргән, яки юлны якынайту максатында асылмалы күпердән йөрергә туры килгән авыл халкы өчен 130 миллион сумлык әлеге төзелеш эшләре юлсызлык проблемасына чын мәгънәсендә нокта куйган дисәк һич арттыру булмас. Хәер, юллар эшләнсә дә, күпер әле дә үз вазыйфасын үти килә. Ел саен үз хисабыбызга ремонтлап торабыз, ди җирлек башлыгы Раиф Мөҗипов. Язын сулар агызып алып киткән чаклар да аз булмаган. Бик кызыксам да, ике якны берләштерүче тарихи бу күпердән чыгып карарга батырчылык итмәдем.
– Юллар төзелеше моның белән генә тәмамланмады. Тыкрыкларга, зиратка бара торган юлларга грант акчасына вак таш түши алдык. Шубан авыл җирлеге муниципаль берәмлекләр арасындагы узган бәйгедә катнашып, 1,5 миллион сумлык грант откан иде. Шуның 1 миллион сумы Зур Лызи 2 өлеш авылына тотылды, – ди җирлек башлыгы.
Төп һәм 1-3 фотолар: Җирлек башлыгы Раиф Мөҗиповның Галина Иванова белән авыл тормышы хакында сөйләшкән мәле. Авыл башында урнашкан табыну өчен тәре, балалар өчен уен мәйданчыгы, авылның төп һәм бердәнбер урамы.
Ямьле Шушма елгасы буенда урнашкан гүзәл табигатьле Зур Лызи 2 өлеш авылы Шубан җирлегенә карый. Авылда 25 хуҗалык исәпләнә, биредә барлыгы 57 кеше яши. Шуларның 27се пенсионер, 12се хезмәт яшендә, 18 яшькә кадәрге 16 бала исәпләнә.
Мәктәп, ферма бетсә, авыл бетә дияргә яратабыз. Аларның берсе дә булмаса, тормыш дәвам итәме?
– Мин Шубан авыл җирлеге җитәкчесе булып эшли башлаганда биредә кибет кенә эшли иде. Ун ел элек анысы да ябылды. 2001 елда су скважинасы эшләнде, ике елдан соң йортларга су кертелде, – ди Раиф Мөҗипов.
Авыл белән танышып йөргән чакта урамнарда су колонкаларына игътибар иттем, алар әле дә эшли булып чыкты. Сөйләшәм дигән кешегә авыл уртасында таксафонына кадәр бар. Үзара салым акчасына балалар өчен уен мәйданчыгы да булдырылган. Зират коймалары яңартыла башлаган. Электр баганалары алыштырылып, урам утлары яңартылган.
Авылга атнага ике мәртәбә шәхси эшмәкәр килеп сату итә икән. Медицина ярдәмен исә авылдашлары Людмила Кузьмина күрсәтә. Ялгыз өлкәннәр дә караусыз түгел, социаль хезмәткәрдән алар бик канәгать, ди җирлек башлыгы.
Сергей Иванов, Александр Широков кебек авылда төпләнеп яшәүче яшь гаиләләр рәтенә Казаннан кайткан Сергей Маврин гаиләсе дә өстәлгән. Яшьләрнең үз тырышлыклары белән йорт җиткереп яткан мәлләре.
Биредә нигездә удмуртлар яши, рус милләтеннән булганнар да бар. Телне, гореф-гадәтләрне саклауга авыл халкы зур игътибар бирә. Балаларның күпчелеге милли рухта тәрбияләүче Кече Лызи авылы балалар бакчасында тәрбияләнсә, укучылар шушы җирлектәге туган телдә белем бирүче мәктәптә белем ала.
– Авылдашларыбыз дини йолаларны да үтәп яши. Чиркәүгә күрше Кече Лызи авылына йөрибез. 2019 елда авыл башында табыныр өчен зур итеп тәре эшләп куйдык, – дип таныштырды авыл өлкәннәре.
Табыну тәресенең территориясен коймалап алып, тирәсенә чәчәкләр утыртканнар, янында гына эскәмиясе дә бар, чиркәүгә йөри алмаганнар бирегә килә икән.
Зур Лызи 2 өлеш белән танышуыбызны дәвам итеп авылның иң өлкән кешесе Мария Никитина янында да булып чыктык. Шау чәчәктә утыручы ишегалдында безне Мария апаның оныкчыклары каршы алды. Җәй көне ел да шулай авылга кайтабыз, дип каршы алды әниләре. Мария апа бүгенге көнгә шөкер итеп кызы Алевтина белән яшәп ята.
– Бүгенге тормышларыбыз оҗмах, бик авыр чорларны күрдек бит, балам. Шушы булганыннан аермасын, – дип тели әбекәй.
Авылның иң өлкән кешесе - Мария Никитина җәйге чорда кунакка кайткан оныкчыклары Ульяна һәм Юлиана белән. "Оныкчыкларымны сөя алуыма чиксез шат", ди хезмәт ветераны.
Авылда тормыш дәвам итә. Хәл итәсе проблемалар, уртага салып сөйләшәсе мәсьәләләре дә килеп чыгып тора. Ул чакта халык кая җыела, дип кызыксынам җирлек башлыгыннан. Барлык очрашулар да Галина Иванова йортында үтә икән. Галина апага тиздән 83 яшь тула. Без килгән чакта бакчасында мәш килгән чагы иде. Шау чәчәктә утыручы чәчәк бакчасы, мул уңыштан сыгылган җиләк-җимеш агачлары, ялт итеп торучы ишегалды, пөхтә итеп җыештырылган өен күреп, ихластан сокландым.
Авылда барлык йортлар да төзек, караулы, әмма буш торганнары да аз түгел. Кайберләрен дача итеп тотучылар да бар икән. Әти-әниләре вафат булгач, туган нигезләренә кайтып яшәүчеләр дә бар биредә. Җирле халык нигездә мал-туар асрый. Авылда 9лап сыер бар. Виталий Федоров исә биш сыер асрый. Сөтне Шубан авылыннан килеп җыялар икән.
Авылның әнә шулай булганына шөкер итеп яшәп яткан мәле. Өлкәннәр саны чагыштырмача күбрәк булса да, урамда уйнап йөргән балаларны күреп, киләчәккә әле өмет барлыгына инанасың.
Фотолар: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев