Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Замана белән атлап, халык мәнфәгатьләрен аклап

Cалатлар Универмагта кафеда төрле ассортиментта тәкъдим ителә

Икемеңенче еллар башында бистәбез үзәгендә супермаркет формасындагы кибет барлыкка килде. Калалардагы кебек анда үзең йөреп, әйберне сайлау мөмкинлеге бар иде. «Бәхет» дип аталучы әлеге кибет үзенә бай ассортименты белән җәлеп итте. Бу кибетнең хуҗасы Рәсимә Сәгыйтова сату-алу өлкәсендә инде аңарчы ук танылып өлгергән шәхес иде. Райпо системасыннан китеп, 2001 елда Көшкәтбаш авылында бер бинаны арендага алып, шунда кибет ачып җибәрә ул.

— Эшләр авыр барды, очны очка ялгап эшләгән чорлар иде ул. Ләкин, тукталып калырга ярамый андый вакытта. Үз-үзеңә ышанырга, алга барырга кирәк, — ди Рәсимә Сәгыйтова. Шушы киңәшләре бүгенге көндә бизнес алып баручыларга да, әле беренче адымнарын ясаучыларга гына да файдалы булыр, чөнки беренче ачылган кибеттән соң инде ике дистә елдан артык вакыт узган, кибетләр саны арткан, үзләрендә ярымфабрикатлар, ипи һәм пироглар пешерү цехлары эшли башлаган, ә инде бүгенге көндә тортлар да ясый башладылар.

2009 елда шәхси эшмәкәр итле ярымфабрикатлар әзерли торган цех ачып җибәрә, бу вакытта инде аның район буенча дүрт кибете була. 2010 елда төрле ипиләр һәм пироглар пешерү цехы да үз эшен башлап җибәрә. Еллар барган саен әзерли торган ярымфабрикатлар төре дә күбәя, пирогларның да төрледән-төрлесе әзерләнә башлый һәм 2019 елда эшмәкәр Балтачның Казан юлы дип йөртелгән микрорайонында урнашкан бинаны сатып алып, ит продукцияләре, ипи һәм пироглар пешерү цехларын бирегә күчереп, җитештерүне тагын да киңәйтеп җибәрә. Шулай ук бу бинада кибет тә эшләп килә һәм анда гел кайнар ипи, пичтән генә чыккан пироглар, чәкчәкләр сатуда була. 

2021 елда Рәсимә Сәгыйтова үз кибетләр челтәре өчен генә тортлар әзерләтә башлый. Халыктан сорау күп булганлык белән бу юнәлеш тулы көченә эшләп китә һәм быел тортларны җитештерү өчен Кариле авылында аерым зур цех арендаланып, хезмәт куючы 20 кеше көненә йөзләгән торт ясап, алар күпләп төрле нокталарга озатылалар. Шул сәбәпле инде бүгенге көндә район халкы гына түгел, Татарстанның төрле районнарында һәм хәтта күрше өлкә һәм республикада яшәүчеләр дә бу тортлардан авыз итә ала.

Шулай ук әлеге коллектив атна саен шимбә көнне авыл хуҗалыгы ярминкәләре булса да, булмаса да Казанда өч мәйданчыкта — Агропаркта, Дәрвишләр бистәсендәге базарда, «Бәхетле» кибете каршындагы Ямашев урамы 71 а адресы буенча да үз товарларын тәкъдим итә.

Сатып алучыга гел бертөрле генә әйбер тәкъдим итмәс өчен пирог һәм тортларны төрләндереп, сайлап алу мөмкинлеген киңәйтеп торабыз. Теләгән кеше безнең бердәм номер — 89393499700 аша шалтыратып яки кибетләрдәге сатучылар аша алдан заказ да бирә ала, — ди Рәсимә Сәгыйтова.

Кайчандыр авырлыклар белән күзгә-күз очрашкан эшмәкәрнең инде бүгенге көндә эшләре гөрләп бара. Район халкына кибеттәге товардан алып, заказга да төрле әйберләр ясап бирә алар. Мәсәлән, әгәр тиз генә өстәл әзерләргә — салатлар ясарга, бәлеш пешерергә яки тавык кыздыртып алырга кирәк икән, «Бәхет» кибетләр челтәренә мөрәҗәгать итә аласыз. Яңа ел яки бүтән бәйрәмнәргә бүләкләр кирәк икән, бу кибетләр челтәрендә сезгә инде әзере дә, шулай ук үзегез теләгәнчә тутырылганын да тәкъдим итәчәкләр.

Туй, туган көн, төрле гаилә бәйрәмнәренә заказга тортлар һәм каравайга да заказ бирергә мөмкин. «Бәхет»нең пирог һәм тортларын үзләренең бистәдәге, Кариле, Карадуган, Чепья авылларындагы, Арча урнашкан кибетләреннән тыш, Балтачтагы «Алтын ай», «Хәзинә», «Юмарт» кебек кибетләрдән дә сатып алып була. Ә инде әзер ризыклар һәм салатлар Универмагта кафеда төрле ассортиментта тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрлек