Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзара аралашыгыз (ахыры)

Беренче укытучыбыз Маһинур апа Нуретдинован күреп булмады, соңрак хәлен белербез инде, олы кызы янына киткән. “Ә безнең беренче укытучыбыз Асия апа Сабирова 90 яшен тутырды.

Бүгенге көндә Павлодар шәһәрендә яши, Казахтанда. Очрашуга килгән укучыларына сәлам җибәрә”,– дип уртаклашты Алан авылыннан Сәет Шәфыйков.

“Ә безнең беренче укытучыбыз Рауза апа Гыйрфанова иде, урыны оҗмахта булсын”, – дип хөрмәт белән искә ала Хәмзә Гарәпшин. – Әйе, сез Нормабаш укучылары бик яхшы укучылар булып килә идегез. Гел ударник булдыгыз. Бөрбаш мәктәбендә дә җырга-биюгә оста, актив идегез. Укытучыгыз көчле булган, дип искә алыштылар.

50 ел – 50 кыш, 50 яз, 50 җәй, 50 көз – һәркем үзенең башыннан кичкәннәрне, шуның кадәр вакыт эчендә яуланган үрләрне барлап, үткәннәргә кат-кат кире кайтып, очрашу узып бара. Әле бит Бөрбаш урта мәктәбе коллективы чакыруы буенча мәдәният йортына барырга кирәк. Шаулап-гөрләп барып кергәндә мәдәният йорты каршында укучылар сафы каршы алды.Зал тулы укучылар, укытучылар.Тик алар арасында 50 ел элек укыткан укытучылар юк шул инде: математикадан 6 ел буе белем биргән сыйныф җитәкчесе Хәбибрахман Нуриев, география укытучысы Сәет Әхмәров, химия укытучысы, директор урынбасары Наҗия Солтанова, директорыбыз Эльбрус Исмаев, тарих укытучысы Җәүһәр Исмаева, Мәрьям Мәннанова һәм башка бик күпләр. Без аларны яхшы сүз, изге дога белән искә алабыз.

Сәхнә түренә Бөрбаш мәктәбен 1969 елда тәмамлаган укучылар чакырыла. 22 укучы 50 елдан соң сәхнәгә күтәрелә. Шул елны төзелә башлаган “Камаз” автогигантында эшләгән Фәрит Фәйзрахманов, Наҗия Галиуллина, Мәүҗидә Нәбиева, Сәет Шәфыйков. Казандагы завод-фабрикаларда эшләп лаеклы ялга чыккан Миңсылу Исрафилова, Сәвия Фатыйхова, Фатыйма Әхмәтҗанова чын фидакарь хезмәт кешеләре. 37 ел Бөрбаш Сәрдегәне фермасында эшләп, 5 бала тәрбияләп үстергән Мәгъфирә Нәгыймова, Татарстанның атказанган терлекчесе исеменә лаек булган Гөлчирә Гарифуллина, 5 бала атасы, алдынгы механизатор Мәсхүт Идиятуллин, Әхмәтгали Нәбиев, Хәмзә Гарәпшин һәм бүгенге көндә Казанда яшәүче 8 бала табып үстергән Гөлчирә Ногманова, авылда ныклы тормыш корып, гомер буе рульдә йөргән Нәкыйп Исрафилов, 3 кызын яшьләй тол калып берүзе тәрбияләп, укытып, үстергән Вәсилә Латыйпова...

“Минем бабам Әюп Мөхәрләмов, исән булса, бүген Ясирә әбием белән янәшә шушы сәхнәдә басып торыр иде. Бабам минем биюемне ярата иде.Үзе Балтачка бию түгәрәгенә йөртте мине. Бу биюем бабам истәлегенә багышлана”, – сәхнәдә Әюп белән Ясирәнең оныгы Динә бии. Аяклары җиргә тими. Гүя күбәләк, оча-куана безне сәламли. Ничек тыярга бу күз яшьләрен....

Җилләр искән саен каеннарда
Яфрак кими, шәйлә.
Еллар үткән саен табыннарда
Дуслар кими төшә.

Еллар, җилләр, шәфкать көтеп булмый
Алар ваемыннан.
Яфрак кебек коела кай исемнәр
Йөрәк каеныннан.

Әллә кояшыбыз саранаеп
Җайлыймы көз аен.
Бәлки безгә акыл утырадыр
Еллар үткән саен.

Шулайдыр, акыл утырадыр. Шулай булмаса, без 55 елллыкны ничегрәк билгеләп үтәрбез дип сөйләшеп утырмаслар иде. Кайта алмаганнарның барып хәлләрен белергә кирәк, зиратка җәй көне барып, җыелышып, дога кылып кайтырбыз, күбәү инде анда безнекеләр.

Нурия Ильясова

Язманың башы: Үзара аралашып яшәгез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу кичәсе