Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзара салым акчасына бистәдә тагын ниләр эшләп була?

Балтач шәһәр җирлеге бистәдә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итеп, фикерләр кабул итәргә теләвен белдерде

– Бистәдәге тагын нинди эшләрне киләсе референдумга кертеп була – чишмәләрне, коеларны төзекләндерәсе юкмы, җәяүле сукмагы кирәк түгелме, урамнар ни дәрәҗәдә, һәм башкалар турында халыкның үзеннән ишетәсе килә иде, – ди Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закирова. – Без инде кайбер эш урыннарыннан анкеталар тутыртып алдык, күпләр юлларга асфальт сорый. Юлларны төзекләндереп була, әмма асфальтлап ук булмый, чөнки аңа үзара салым акчасы гына җитмәячәк, шуңа да федераль программа нигезендә генә башкарып була торган эшләрне без кертмәскә тырышабыз, үзебезнең акчага үз көчебез җитәрлек эшләрне генә кертергә булдык.

Хөрмәтле бистә халкы! Үзара салым акчасына тагын кайда-нәрсә эшләп була, сайтыбызга-группаларыбызга комментарий итеп языгыз.

Инде дә сездән фикерләр булмаса, язмыйсыз икән, бистә комитеты бу мәсьләне үзе хәл итәчәк. Әлбәттә, һәр фикер-тәкъдим өйрәнелеп тормышка ашырылачак.

Күреп торасыз, бистә урамнарындагы коелар ничек матур итеп төзекләндерелде, җәяүле сукмаклары эшләнде, урамнар ремонтланды. Бәлки сезнең тирәдәге су чыганакларына, йөрер юлларга да ремонт кирәктер, бәлки башка тәкъдимнәрегез дә бардыр?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзара салым