Адәм баласы үзенә нәрсә кирәген беркайчан тәгаен генә белмәде, ахрысы. Һаман нәрсәдәндер канәгать түгел, нәрсәдер җитми, нидер эзли, таба, югалта, үкенә...
Тормыш ич инде бу, дияр кайберәүләр, ниемә дип аптырыйсың? Тормыш икәнен мин дә беләм. Тик кайчакта бу каршылыклар, контраст шулкадәр «чәчрәп» тора, хәтта кызык булып китә.
Шәһәрдәге бер танышым үткән ел, Казанга якын бер авылдан җир алып, өй сала башлады. Шуңа күрә очрашкан саен сүзебез үзеннән-үзе төзелешкә күчә.
- Өеңне нәрсәдән саласың? Төсле кирпечтәнме, әллә каминнанмы? - дим, белдеклеләнеп, әле танышым төзелешкә керешер-керешмәс. Янәсе, авылда аңа караганда күбрәк яшәгән, төзелеш белән әледән-әле шөгыльләнгән кеше буларак, тәҗрибәм зуррак.
- Син нәрсә, нинди кирпеч, - ди бу, - кирпеч стеналар арасында болай да күп яшәдем инде мин. Агачтан салам, бүрәнәдән. Бурасын сатып алдык инде...
Һәм танышым шундый бер ләззәт белән авылдагы бүрәнә өйдә яшәүнең рәхәтлекләрен саный башлады, ирексездән, аптырап калдым. Гомер буе бүрәнә өйдә яшәп, берни аңламаганмын, сизмәгәнмен икән, минәйтәм. Әмма аның фикерләре белән килешергә уемда да юк, бу заманда кем агачтан өй салган инде, дип эчтән генә үз «туз»ларымны барлыйм. Авыл кешесе хәзер туалетын да кирпечтән, мәңгелек итеп эшләргә тырыша бит ләбаса.
- Ник, минәйтәм, тәрәзәләреңне пластиктан куясыңдыр бит? Бездә инде бөтен кеше шундыйга күчте. Матур да, бәясе дә шул бер чама. Гел буяп газап чигәсе дә, черер дип куркасы да юк, - дим моңа, ул өен түбә астына керткәч.
- Юк, юк, - дип көлемсерәп, янә каршы төшә танышым. - Пластиктан түгел, агачтан эшләтәм. Өй салсам, «химия»не өйгә дә кертмим дигән идем... Агачка берсе дә
җитми бит, аның исе генә дә ни тора! Буясы булсани, чересәни, бер нәрсә дә гомерлек түгел, әллә син үзеңнең пластикларыңны мәңгелек дип беләсеңме?!
Мәңгелек түгеллеген беләм лә, анысы. Тәрәзәләргә заказ биргәндә үк ничә елга чыдаячакларын белешкән идем. 40 ел гарантия бирделәр. Моңа кадәргеләре - агач рам лылары да нәкъ шуның кадәргә чыдаган иде. Боларын, билгеле, танышыма әйтеп тормадым, үз позициямдә кала бирдем.
Очрашып, төзелеш турында сөйләшкән саен фикер каршылыгы, төрлелеге, әнә шулай, дәвам итте. Авылча әйтсәк, беребез арбадан бара, икенчебез чанадан... Хәер, каршылык та түгел иде бугай бу, беребез авылда, икенчебез шәһәрдә яшәүче буларак, яшәешкә мөнәсәбәт иде шикелле.
- Һич югы, мунчаңны өеңә терәп саласыңдыр бит, - дим чираттагы очрашуда сүз чыккач. Аның газ мунчасы саласына һич шикләнмичә.
- Юк, - ди танышым кабаттан. - Аерым урынга бурадан салам, утын ягып, томалап керенә торганны... Әйтәм бит, барысын да элеккечә, авылча итеп эшлим...
Менә хикмәт нәрсәдә икән! Без баш ваткан сорауга җавап бик гади булып чыкты түгелме соң? Күңеле элекке авылны сагынган, үзе әйткәндәй, шәһәрдә яшәп тә, яртылаш авылныкы булып калган, яртылаш авылныкы булып яшәгән кешенең җан авазы икән бит бу! Агач исенә мәхәббәт түгел, күңел түрендә калган авылга мәхәббәт икән ләбаса!
Ә без, авылда яшәүчеләр, моны аңлау түгел, хәтта кабул да итә алмыйбыз, ахры, инде. Без бит киресенчә, шәһәрчә тормышка омтылабыз, барлык уңайлыклары булсын дип, газаплана- газаплана булса да төзибез, сүтәбез, үгәртәбез, тагын төзибез. Эшне, тормышны җиңеләйтәбез, камиллеккә омтылабыз, янәсе.
Соңгы елларда безнеке кебек кечкенә авылларга да йокты бу чир. Өйдән генә йөри торган мунчалар, өй эчендәге туалет-ванналар, душлар, пластик тәрәзәләр, профнастилдан җилкапкалар... берсе дә элеккеге авылча түгел шул. Газ яки утын ягыла торган тимер мичле мунчаларны да авылныкы дип булмый, бер-ике сәгать утын ягып, томалап, ике-өч сәгать ис беткәнен көтә торган мун-чаларныкы кебек тәмле ис тә килми үзләреннән. Аның каравы, ансат, тиз, рәхәт. Әй сана, тәмле исе килмәсә ни, аның каравы эше азрак. - Без, авылдагылар шулай уйлыйбыз. Һәм һәр цивилизациягә омтылыш әнә шулай эшне киметү, җиңеләйтү белән аңлатыла һәм аклана. Әйтик, тәрәзә рамнарын ел саен эчле- тышлы буйый-буйый гарык булган идек инде, химия булмагае, чурт булсын, барыбер пластиклар кулайрак безгә дибез. Әле бит өстәвенә, көзен икенче кат тәрәзәләр куеп, язын алып мәшәкатьләнәсе дә юк. Кухня, мунча, туалет-ванна өлешләренә дә идәнгә плитка гына ябыштыручылар арта. Идән чери дип кайгырасы, алыштырасы юк. Хәзер инде агач өйләрне дә тыштан я сайдинг, я камни белән «төреп» алучылар,эчтән бүрәнәләргә дә евро «киертүчеләр» артканнан-арта. Шәһәрдә яшәүчеләр кебек «сулый-суламый» дип торышлы түгел. Заманча, матур булсын. Сәламәтлеккә файдалымы, зыянлымы дип тә уйлап караган юк, әнә ич, пластиклар, МДФлар, тагын әллә ниткән «химия» - шакмак-плиткалар белән «тигезләнгән» түшәмнәр ничек балкып, өйгә үзгә матурлык биреп тора!
Без кешедән киммени дип, соңгы вакытта берәм-берәм элекке зур мичләрне дә сүтеп бетерәләр бугай инде. Алар урынына нәфис кенә газ юллыгы «өяләр» дә, калган урыны шәһәрчә җылы-салкын суы, унитаз-ваннасы, душы (юынса-юынмаса, ул булырга тиеш!) булган туалет-ваннага әйләнә. Бер караганда, барысы да бик әйбәт. Авыл кешесенең үз тормышын җиңеләйтергә, цивилизациягә омтылышы бер дә начар түгел. Тик болай да элекке бик күп матурлык-үзгәлекләрен, үзенә генә хас гадәтләре - яшәү рәвешләрен югалта барган авылның танымаслык булып үзгәрергә омтылуы, ягъни шәһәрләшүе аның асылына зыян салмаса ярый ла... Өстәвенә, эшне җиңеләйтәбез дигәнгә карап (элекке кебек утын-күмер ягасы, чишмә-елгалардан су ташыйсы, печән-саламын ел әйләнәсе җилкәгә күтәреп ташыйсы юк, калган уңайлыклар турында алдарак язылды), авыл кешесенең барыбер капка төбенә чыгып утырырга, күршесенә кереп хәлен белергә дә вакыты юк. Моның шулай икәнен һәрберебез белә, тик үзгәрергә дә, аның сәбәпләре турында уйланырга да теләмибез кебек. Әйтәм бит, шәһәрләшәбез - каладагы кебек һәрберебез үз дөньясы белән кайный...
Ә шәһәрдәгеләр, шул ук вакытта инде өчәр катлы кирпеч коттеджларында, затлы сарайларында яшәп, аннан тәм таба алмаган заман байларының кайберләре кабат агач өйләр тергезә башлады. Соңгылары һич кенә дә акчаларын кая куярга белмәгәннән, куллары «кычытканнан» гына бу адымга бармый шикелле... Әйтәм бит, аңламассың бу адәм баласын.
Фото https://www.google.ru/search?biw=1680&bih=906&tbs=isz:m&tbm=isch&oq=+дом&gs_l
Нет комментариев