Зәңгәр күлмәк
Мин дә шулай итәрмен. Төнне үткәрермен дә, иртән торып уйлаганымны эшләрмен. Мине югалтырлар, эзләрләр, тиз генә таба алмаслар.
Булды! Җитте! Иртәгә үк асылынам! Таң атканын гына көтәм. Торып юынырмын да, келәткә чыгып асылынырмын! Үләр алдыннан юынырга кирәктер. Бала чакта, әле телевизорлар каралы-аклы сурәтле чагында, әниләр белән бергә утырып Азат Абдуллинның „Унөченче председатель” драмасында төп рольне башкарган Кадриянең ире кыйнавына чыдар әмәле калмагач: „Ярар. Кайтыйм, юыныйм, асылыныйм...” дигәнен тетрәнеп караганым хәтеремдә. Мин дә шулай итәрмен. Төнне үткәрермен дә, иртән торып уйлаганымны эшләрмен. Мине югалтырлар, эзләрләр, тиз генә таба алмаслар. Келәттә салынып торган салкын гәүдәмне я берәр абый, я әти кереп табар... Еларлар. Эрләрләр. Исәр диярләр. Боларның берсен дә үзем ишетмәм. Аннан... җирләү мәшәкатьләре башланыр. Халык җыелыр. Күршеләр, классташлар, хезмәттәшләр килер. Шундый иде, мондый иде, дип искә алырлар. Ниләр булды, нәрсәләр этәрде микән бу адымга, дип баш ватарлар.
Җирләп кайткач, аяз көндә кайдандыр күктә соры болытлар куерып җылы яңгыр явып үтәр. Айгөлне юксынып Күк-Ана да елый, диярләр.
***
Аның ялы иде. Август кояшлы, җылы торды. Үскән йортына әти-әнисе янына кайтып тәрәзә рамнарын, тупса-яңакларын буяп йөргәндә телефон шалтырады.
—Алло, Айгөлме?
—Әйе, мин, тыңлыйм. Ә кем белән сөйләшәм?
—Ах, нинди яхшы булды, кара әле, миңа нәкъ син кирәк идең. Бу бит язмыш, ә? Син ничек уйлыйсың?
Сәер тонда башланган сөйләшүгә кыз аптырап калды.
—Гафу итегез, сез кем буласыз? Бәлки, ялгыш шалтыратасыздыр...
—Юк, юк, ялгыш түгел. Миңа эшеңнән нәкъ шушы номерны бирделәр. Кәләш эзлим Һәм ул — син!
—Гафу итегез, миңа ир кирәкми. Башкача борчымавыгызны үтенәм.— Кыз трубканы элеп, кулына пумаласын алырга да өлгермәде, телефон кабат “телгә килде”. Таныш түгел кеше исемен, авылын атады, яшен әйтте. Илле яшьне узган Ямил бер җирдә дә эшләми, авылдашларына ярдәмләшеп көн күрә, иң зур теләге — акыллы кәләш табып өйләнү. Айгөлнең бер хезмәттәше белән яхшы таныш һәм кызның телефон номерын да ул биргән.
Айгөл ничекләр генә аңлатырга тырышып караса да, үзсүзле әңгәмәдәше бирешергә теләмәде: шалтыратты да, шалтыратты. Йорт, бакча эшләреннән бушанган арада өйгә кергән әнисе дә сәер сөйләшүне ишетеп:
—Нинди кеше шалтырата ул сиңа? — дип сорады.
Айгөл дөресен сөйләп бирде.
Телефон тагын шалтырады, тагын, тагын борчыды...
Ана кеше хафага халды, кыз үзе дә уйга бирелде. “Шикле кешедән саграк булу хәерле...”
Ул көнге соңгы шалтыратуында Ямил кызны очрашуга чакырды. Айгөл бармаячагын әйтте.
Икенче көнне таң белән телефон чыңына уяндылар. Трубканы Айгөл күтәрде.
—Ник очрашуга килмәдең? Миннән көләсеңме? Яхшылык көтмә!— Икенче очта гудоклар ишетелде.
Көн дәвамында мондый янулар берничә тапкыр кабатланды. Кызның әтисе генә битараф йөрде. Юк кына сәбәпкә дә борчылырга гадәтләнгән ана исә, паникага бирелде.
—Бер дә юньле бәндәгә охшамаган бу, берүк сак бул... — диде кызына. Мәктәп яшендәге энесе пионер лагеренда, ялларга гына кайтып йөргән ике абыйсы эштә иде. Атна буе телефон тынмады. Шалтыраткан саен:
—Миннән исән котыла ламаячаксың! Бел шуны! — дип кабатлады ярсыган Ямил.
Бүген җомга көн. Эштән соң абыйлары кайтты. Кич җитте. Айгөл, өйдәге эшләрне бетереп, верандага йокларга чыгар алдыннан ишек алдына күз салырга булды. Ике абыйсын ике ягына бастырып, әнисе чыш-пыш хәбәр сөйли:
—Менә шундый хәлләр, балалар. Ниләр күрәселәр бардыр, белмим. Бер булса, берәр төрле шантаждыр бу, шуңа охшаган...
Бәләкәй абыйсы, ике куллын биленә таянган да:
—Һы, һы, — дип кабатлый.
Кызны шәйләгәч, әнисе сөйләүдән туктады. Зур абыйсы ачуын белдерде:
—Ах, син юньсез! Әле безне тыңлап торасыңмы? Нәрсә дип теләсә нинди ирләр белән аралашасың? Сиңа егет кеше беткәнме? Кем ул? Каян таптың?
—Белгән кешем түгел. Ул әллә ниләр сөйли. Мин үзем дә куркам... — диде Айгөл, яшьләренә буылып.
—Куркам, имеш. Ник өч хәрефкә озатмыйсың андый бәндәне?
—Бер белмәгән кешегә ни хәл шулай кылана алыйм? Мин алай булдыра алмыйм.
—Булдыра алмыйсыңмы? Берәребезгә берәр кылык, зыян китереп кенә карасын, әти, әни, безнең исемгә пычрак ягып кына кара, үкенерсең, юньсез!
—Ярар, исәрләнмә әле, — диде икенче абыйсы.
—Исәрләнермен менә!
Салган коткысының күңелсез борылыш алуын аңлаган ана:
—Ярар, балалар, бүгенгә керик, — дип улларын өйгә чакырды. Шикне тагын да арттырып:
Хәерле булсын инде, — дип өстәде.
Кызына борылып:
—Кер бар! Нәрсә басып торасың? — дип кычкырды.
Йөрәге калтыранган кыз, урынына кереп ауды. Якын кешеләренең үзен аңламавы хәлен авырайтты. Аның ни гаебе бар? Ник хезмәттәшләре шулай шаярды икән?
Бертуган абыйсының януы аеруча авыр тәэсир итте. Мәсхәрәгә калганчы, үз кулларың белән үз-үзеңне юк итүең мең артык.
Гомеренең соңгы сәгатьләрен санаган төн шундый озын, мәңге үтмәс кебек тоелды.
Якыннарының бәгырьсезлегенә, үзен аклый алмаслык йомшак холыклы булуына гарьләнеп төн буе яшь түкте. Үзен аңламаган дөньяда ул берәүгә дә кирәк түгел. Үз гомерендә бер егеткә карата күңелендә җылы хисләр уянды. Еллар буе шул хискә тугрылык саклады. Алар матур пар иде. Бәхетле студент чакларында күпләр соклана иде. Араларына өченче кеше килеп керде. Үз бәхете өчен көрәшә белмәгән Айгөл юашлыгы, артык „дөрес” тәрбия „кошы” булуы аркасында юлында очраган ышанычын югалтты. Бөтенләйгә. Гомергә. Егерме ике яшендә зәңгәр томаннар артында адашып калган мәхәббәтенә бәхетле гомер теләп яши хәзер. Яраткан кешегә начарлык теләмиләр. Бер кешегә дә начарлык теләми ул. Әнисе гел әйтә килде: „Кешегә ни теләсәң, үзеңә шул әйләнеп кайтыр...”
Бар булмышын яраткан эшенә багышлап, күңелсез вакыйгаларны йөрәгеннән сүрелдерде. Истәлекләрне барлаганда кыз бер шыбыр тиргә батып янды, бер калтыранып өшеде.
...Сызылып таң атты. Әнисе торып сыер сауды, әтисе малларны көтүгә озатты. Чират бозау малларына җитте. Аларны иреккә кудылар. Кош-кортлар, таптанып, капка алдыннан китми җәфаладылар, әтисе чыгып куган саен кайтып җыелдыдар. Кояш күтәрелде. Өйдәгеләр торып чәй эчте. Бәләкәеннән үзаллы Айгөлгә эндәшүче булмады.
Хәзер, хәзер торачак ул да. Киенәчәк, юыначак... Төн буе аккан күз яшеннән чыланган мендәр салкынын тойды. Мендәр өстенә простынясын кабатлап җәйде дә, чалкан ятты. Ул һаман калтыранып өши иде. Август иртәсе, ни дисәң дә, май иртәсе түгел инде. Иртәләрен салкын. Күңелсез, авыр уйлардан тәне генә түгел, җаны да өши иде.
Ул чалкан ятты һәм күзләрен ачты. Карашы... каршы як стенада плечога эленгән зәңгәр күлмәгенә төште! Зәңгәр күлмәк! Бала, үсмер чакларында абыйларыннан калган свитер, куртка киеп үскән кыз, әнисеннән берәр әйбер сораса:
—Әнә, барын ки!— дияр иде.
Әлегедәй хәтерендә, алтынчы класста укыган елларында, классташ кызларга әниләре алтын алка алып тактылар. Ул да җаен туры китереп әнисенә куркып кына алтын алка тагасы килүен белдерде. Көткән җавабы яңгырамады:
—Үзең эшли башлагач алырсың! Гомеремдә шуның ише юк-барга кызыкмадым. Кемгә охшагансыңдыр, белмим. Алтын алка такмасам да, миңа дигән ир табылды. Ирсез калырмын дип куркасыңмы?
Башкача Айгөл әнисеннән бер әйбер дә сорамады. Каты иде ул кызына. Аңлашу авыр иде кызга әнисе белән. Укуын тәмамлап кайтып кулына беренче хезмәт хакын алган көнен көтеп хыялланды. Җитте ул көн! Үзе генә белгән ниятен дә үтәде әле. Исән-имин укып бетереп яхшы эш тапсам, беренче хезмәт хакымның бер өлешен мәчеткә илтеп хәер салырмын, дигән иде. Үтәде ниятен кыз!
Ә зәңгәр күлмәк?! Ул шундый кадерле Айгөлгә! Эш белән юлы төшеп Уфага баргач фирма кибетенә керде. Нәрсә алачагын үзе дә белми сугылган иде.
—Хәерле көн! Бу сылуга нинди матур әйбер сайлыйбыз? Сезне нәрсә кызыксындыра?— дип эндәште Айгөл яшендәге консультант егет. Кыз, бер мәлгә югалып калды, карар өчен генә керүен әйтте.
—Бик матур күлмәкләр бар. Сезнең кебек туташлар өчен. Классика стилендә, яңа партиядән...
Маникенда күзгә дә чалынмаган гадәти күлмәккә кыз игътибар да итми үтеп китәр иде. Карап торуга бер дә ис китәрлек күренмәгән күлмәк, кызның гәүдәсенә, килеш-килбәтенә, хәтта чәче, күзенең төсенә дә туры килә иде.
—Сез фәрештә кебек булдыгыз! Алыгыз, үкенмәссез! — диде зәңгәр костюмлы егет яңа күлмәкне киеп көзге каршында бөтерелгән Айгөлгә. Кызның үзенә дә бик ошады күлмәк. Берничә минуттан егет төргәккә салып, кызга өр-яңа күлмәкне сузды.
— Шатланып киегез!
Кием сайлаган шәһәр кызлары да Айгөлгә карап сокланды:
—Килешсә дә, килешә кешегә кием!
Ул күлмәк бик кадерле Айгөлгә. Бар аның башка киемнәре дә. Эшләп тапкан акчасына костюмнар да алды. Ә бусы аеруча килешә. Үзенә үлчәп теккән кебек, гәүдәсен бик матур күрсәтә. Хезмәттәшләре дә яратты. Хәтта җитәкчеләре дә, беренче күргән көндә: „Матур. Килешә. Ешрак ки бу күлмәгеңне”, — диде.
Ә кибеткә кергәч... Ипи-сөт алып кассир белән исәп-хисап ясаган әбиләр янәшәсенә Айгөл дә килеп басты. Ике әбинең дә баштанаяк кызга юнәлтелгән карашын тоймый калмады Айгөл, тойды. Ишеккә җиткәч, берсе икенчесенә:
—И, нинди матур күлмәк кигән кыз бала! Кара син аны. Үзенә шундый килешә. Ни матурлыгын бетереп хатын-кыз чалбар-ыштанга күчте хәзер, — дип сөйләнде.
Сары чәчле, коңгырт күзле, буйчан Айгөлне кеше арасында дәрәҗәле күрсәтә зәңгәр күлмәк. Кыска җиңле, киң итәкле, биленнән каеш буып кигән зәңгәр күлмәктә танышлары үзен күлдәге аккошка тиңлиләр. Горурланып кия шул күлмәген. Үзе эшләп алган кием бит.
Кызның йөрәге чәнчеп куйды. Асылынам, ди. Асылыныр да. Ә менә ул үлгәч, күлмәген кем киеп туздырыр соң? Артыннан калганны кияргә бер кыз туганы да юк бит!? Ә алтын алкасы? Анысы да жәл. Алды бит ул алтын алканы да. Үзе эшләп тапкан акчага алды. Үз көче, хәләл көче белән тапкан малы!
Үләм, ди. Үләргә җыена. Үлгән кеше үләр дә, котылыр. Күп тә үтмәс, каберен яшел чирәм каплар. Каберенә юл да акрынлап суыныр. Кем килер аның хәлен белергә? Әлбәттә, энесе! Ул соң, ул нишләр апасыз? Әти-әнисе инде олы яшьтәләр, абыйларының үз тормышы. Әле аякка басмаган кече туганы каберенә барган саен:
—Ник үлдең, апа, ник минем хакта уйламадың? — дип әрнесә, җаны ни тынычлык табар?
Ә бит... Ә бит, үз-үзенә кул салган кешеләрне элек зиратка түгел, зиратның читенә җирләгәннәр! Укыганда, студент елларында кызлар белән җыелышып мәчеткә барганда хәзрәт шулар хакында сөйләгән иде.
Шул студент елларында имтиханнардан да авыр семинар занятиеләренә, коллоквиум, зачётларга әзерләнгәндә ничә тапкыр „үлеп терелү”ләр, кеше булырга дигән максатлар белән янып яшәүләр барысы да бушка булыр мени? Әле бит аның тормышы башлана гына.
Телефоннан шалтыраткан таныш түгел ир үзенә начарлык эшли алмады, бәлки, берни кыла алмас? Абыйсы да кызган баштан әйткән сүзеннән кире кайтыр. Маңгаеңа язылганны күрми, гүргә кереп булмый, диләр. Уйлаган адымы үтә мәгънәсез, зур ялгышлык булачак. Ни язган булса, шуны күтәрергә тиеш ласа адәм баласы!
***
„Үзем киеп туздырачакмын зәңгәр күлмәгемне! Үзем тагачакмын алтын алкамны!”
Кыз, торып кулына зәңгәр күлмәген алды. Ике бөртек кайнар күз яше күлмәк итәгенә тамды да, табы җәелеп, таралып юкка чыкты. Күңелдәге авыр тойгылар да акрын гына юыла барды. Кулындагы зәңгәр күлмәктән бер тылсымлы нур чагылуын тойды. Ул нур, күзләрен камаштырып, башын әйләндергәндәй итте, тәне буйлап җылы кан йөгерде.
Тәрәзә пәрдәсен ачты. Кяш нурлары бүлмә эченә таралды. Дөнья шундый матур, кызга рәхәт иде! Яңа көн туды. Яшәлмәгән көн!
“Күңелемне салып эшләгән эшем бар. Гомер — бер генә. Ул миңа бирелгән. Берәүне дә тыңларга, кыенлаклар алдында баш ияргә тиеш түгелмен!
Минем шатлык-кичерешләремдә берәүнең дә эше юк! Бирелгән гомеремне үз ролемдә үтәргә тиешмен! Аңа кысылырга берәүнең дә хакы юк! Хыялланырга, яратырга, көтәргә, көләргә, курыкмаска кирәк бу тормышта! Якын кешеләреңә караңгыда факел булырга, аларны елмаерга мәҗбүр итәргә, гомернең һәр мизгеленнән яхшылык табучы булырга тиешмен! Берәүнең күңелендәге Кояшы һәм Ае, аның күңел күгендәге иң якты йолдыз булачакмын! Мин яшәячәкмен! Күп, бик күп зәңгәр күлмәкләр киеп туздырачакмын!”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев