Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзләренең балалары талчыбыктан үргән бишектә үсте микән?! (+фото)

“Гаиләфест”тан алган тәэсирләр әле бик озакка җитәр. Дүртенче урын алган Яңгулдан Диләрә һәм Ранил Габдрахмановлар өч кызы белән нәкъ башкалар кебек үк бәйрәм бизәге иде. “Гаиләфест”ны да иң беренчеләрдән булып алар башлады.

– Диләрәне ошаттым, аңа өйләнәсем килде, әмма Диләрә шәһәр кызы, – дип сөйләп китте Ранил. – Кайтырмы ул авылга, чыгармы миңа кияүгә?!
Кеше тормышында бәлки бер генә тапкыр була торган әлеге дулкынландыргыч минутлар берәүне дә битараф калдырмагандыр.
– Мин Ранилне күптән ошатып йөри идем, – дип тезеп китте Диләрә. – Кечкенәдән үк ул мине, кунакка кайткан саен, син кем малае, дип үрти иде... Мәхәббәтем телевидениедагы яраткан эшемне калдырып, авылга кайтырга, авылны үз итәргә мөмкинлек бирде.
Келәмнәрдә районыбыз данын югары тоткан, данлыклы, җитди көрәшче Ранильнең романтикага кереп китүе бигрәкләр дә җәлеп итте, өстәвенә матур итеп җырлый да. Ә кызлары, сөбханаллаһ, гөлләргә кунган аллы-гөлле күбәләкләр диярсең! – Сылу, Зифа, Сара... Үзләре җитештергән үргән әйберләрдән торган заманча театраль күренеш бәйрәм өчен үзенчәлекле, отышлы башлангыч иде. Талчыбыктан үргән бишек тә биредә. Бер сорау калды – курчак кебек бу өч кызлары да талчыбыктан үргән бишектә үсте микән?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев