Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зөһрә белән Рәйсә «Яңа исем» әдәби мәктәбендә актив иҗат иткән яшь язучылар булып танылды (фото)

«Яңа исем» иҗат лабораториясе «Идел» журналы каршында 1 мартта старт алган иде.

Казанда Милли китапханәнең «Моң» театр мәйданында «Алло, Илһам?» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. «Яңа исем» әдәби мәктәбендә актив иҗат иткән яшь язучылар бүләкләнде.

Үзләрен аеруча күрсәтә алган яшь язучылар дипломнар белән бүләкләнде. 16 яшь язучының иҗаты «Идел» журналында басылып чыккан.

Алар арасында райондашларыбыз - Көшкәтбаш кызы Зөһрә Рамазанова һәм Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе укучысы Рәйсә Абдуллина да бар.

«Яңа исем» иҗат лабораториясе «Идел» журналы каршында 1 мартта старт алган иде. «Яңа исем» остаханәсе – татар әдәбиятында моңарчы билгеле булмаган яңа исемнәрне барлау максатында ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Яңа исем»