Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зөһрә Нагаметҗанова: «Бакчада арып-талып эшләп кереп, тәмләп чәй эчүдән үземә ләззәт алам" (+фото)

Авыл халкы табыш китерә торган эш белән генә кызыксынмый, ә матурлыкны да ярата, күрә белә һәм үзе үк тудыра да.

Элегрәк авылларда күпләр өй каршыларындагы кечкенә бакчаларда кош-корт үстерә иде, хәзер исә һәрбер өй каршында, күзләргә нур сибеп, шаулап чәчәкләр үсә. Районыбызда да мондый матурлыкны тудыручы, саклаучы гаиләләр бик күп. Хөрмәтле райондашлар, әлеге матурлык белән бүлешү өчен, авыл җирлекләрендәге иң матур каралты-кураларны, иң матур бакчаларны сезнең хозурга да тәкъдим итәбез.

Балтач бистәсендә гомер итүче Зөһрә ханым Нагаметҗанова гаиләсе гөл-чәчкәләргә гашыйк. Аларның бакчасында җәй буе, тирә-юньгә ямь биреп, аллы-гөлле чәчәкләр шаулап утыралар. Күзне камаштырырлык матурлык монда!

«Бакчада арып-талып эшләп кереп, тәмләп чәй эчүдән үземә ләззәт алам» – ди Зөһрә апа. Гөл-чәчкәләрне үстерү үзенчәлекләре белән интернеттан түгел, газеталардан укып өйрәнә икән. Өйләре яныннан үтеп китүче кешеләр дә бакчага сокланып, рәхмәт әйтеп китәләр ди ул.
Бу гүзәллекне тудыру, карап торуда Зөһрә апага ире һәм оныклары ярдәм итә.

Районыбызда матурлыкны чын күңелдән яратучы, аны үз куллары белән тудыручы шушындый кешеләр булуы сөендерә.

Чыганак: http://baltasinskii_raion

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев