Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ачык авыз булмагыз

Бик күпләребез бүгенге тормышны мобиль телефон һәм банк картасыннан башка күз алдына да китерә алмый. Компьютер, интернет кебек тормышыбызга тирән үтеп керде алар. Телефоныңны яки банк картасын югалт әле... Йөрәгең жу...у...у итә. Һәм шул ук вакытта бу әйберләр белән бәйле җинаятьләрнең дә яңадан-яңа төрләре чыгып тора.

Мәсәлән, Балтачта яшәүче А.Ф. 2010 елның башыннан бер коммерция банкның картасыннан файдалана башлый. Бу картаның мәгълүматлары аның мобиль телефоны аша мобиль банк хезмәтенә тоташтырылган була. Көннәрдән бер-көнне аңа акча күчерелү турында телефонындагы абонент номерына СМС хәбәр килә. Шушы ук елны А.Ф. телефонындагы сим-картаны икенчегә алыштыра. Ә мобиль банк хезмәтенең искесен өзеп, яңа номерга күчерү турында банкка мөрәҗәгать итми. Шуннан соң шушы 2010 елда аның элекке сим-карта номеры, кәрәзле элемтә операторы тарафыннан, республика районнарының берсендә яшәүче А.Благовещенский дигән кешегә бирелә һәм ул аның белән хәзерге көнгә кадәр файдалана. Эшнең нәрсәдә икәнен чамалагансыздыр, шәт. Хәзер акча күчерелү турындагы СМС хәбәр шушы номерга килә бит инде. А.Благовещенский күктән иңгән бу «бәхет»тән файдаланып калырга була һәм узган елның 18 июненнән 28нче июненә кадәрге чорда банк картадан СМС хәбәр белән студенткага килгән акчаларны үзенең шәхси счетына күчерә. Шулай итеп 25800 сум акча үзләштерә. Әле шулай дәвам иткән булыр иде. Әмма А.Ф. банк картасыннан акча югалганны сизеп ала һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Ә соңгысы А.Благовещенскийның нәфесенә киртә куя. Ул үзенең гаебен тулысынча таный һәм суд аның гаебен кеше әйберен зур күләмдә зыян китереп, яшерен урлау (РФ җинаятьләр кодексының 158нче маддәсе 2нче өлеше «в» пункты) дип бәяли. Гаепле зыян күрүчегә акчасын судка кадәр үк тулысынча кайтара. Һәм ул җинаяте өчен 1 ел сынау шарты белән 1 ел 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә. Менә шулай, җәмәгать. Үзегезнең кәрәзле телефоныгыз һәм банк карталарыгызга игътибарлы булыгыз. Нәрсәдәндер шикләнсәгез, банкка шалтыратыгыз һәм карта буенча чыгымнарыгызны тикшерегез. Ачык авызларны гына алдап була. Алданмау үзегездән тора.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250