Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Ничек кадерләмисең?!»

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында һәр коллективта матур чаралар үткәрелде. Тик Алан авылында үткәне аеруча күңелгә кереп калды.

Алан авылы мәчетенең җомга намазына ике олуг гаеттән кала, моның кадәр кешене каршылаганы булдымы икән? Юктыр. «Өлкәннәр көне» уңаеннан, мәктәп коллективы көче белән әзерләгән чарага лаеклы ялдагы 89 кеше чакырылган иде. Бәйрәмнең 4нче октябрь җомга көнгә туры китереп үткәрелүе дә юкка түгел. Иманнарыбызны сауландырып, балкып утыручы авыл мәчетенә сукмакны нәкъ менә әби-бабайлар үрнәгендә салу кирәклеген яхшы аңлыйлар аланлылар.

Көндезге 12ләрдә башланып киткән чарадан әби-бабайлар караңгы төшкәндә генә өйләренә таралышты.
- Ярый әле мәктәп бар, ярый әле сез бар, без - әби-бабайларның барысын да берьюлы җыеп, шушылай кадер-хөрмәт күрсәтүегезгә мең рәхмәтлебез, - диделәр олылар.
- Мондый эчтәлектәге чараларга әле тагын киләм, безне шушылай хөрмәтләп чакыргач, ничек килмисең? - дип сүзгә кушыла Рәшидә Корбанова.

Әйе, чыннан да, бәйрәм бик матур оештырылган иде. Моны белеп, аңлап, күңел җылысы биреп әзерли белүдәнме, әллә инде мәктәп коллективының һәрдаим өлкәннәргә карата игътибарлы булуыннанмы?! Әби-бабайлар мәктәп директоры Рәҗәп Бәдретдиновны хуҗалык рәисе дә, авыл җирлеге башлыгы да, калган социаль тармак җитәкчесе итеп тә кабул итәләр. Бу шулай булырга тиеш тә кебек, чөнки мәктәп коллективы тоткан кыйбласы белән дә, ышанычлы адымнары белән дә әти-әниләрнең, әби-бабайларның өметен аклап, кирәк чакта ярдәм итеп, кирәк чакта кунак итеп яши белүе белән алар өчен төп терәк.

Мәктәп тугызьеллыкка калып, Рәҗәпне башка җиргә алсалар, безгә игътибар кимемәсме, без кая барырбыз, безне кем аңлар да, кем яклар дип чын күңелдән борчылуларын да белдерде әби-бабайлар. Хәер, борчылулары да урынлы. Мәктәп коллективы ярдәме белән генә ел саен колхоз бәрәңгесен казып алулар, төрле чаралар үткәрү, тимурчылык һәм волонтерлык отрядлары аша ярдәм итү, авылны яшелләндерү, тирә-юньне чистартып карап тору һәм башка бик күп эшләр мәктәп коллективы өстендә бит. Бабайларның «Мәктәп - авылның җаны» диюләре белән килешми булмый. Шулай булсын иде, мәктәпләр гомер-гомергә мәгълүмат учагы булып торганнар бит. «Өлкәннәр көне»нә багышланган чара исә моны тагын бер кат раслады гына.

Чараның икенче өлеше клубта үтте. Биредә өлкәннәр хөрмәтенә махсус артистлар да чакырылган иде. Быел гына лаеклы ялга чыгучыларны өлкәннәр сафына кабул итү дә матур күренеш булды. Үзара ярышлар үткәреп, яшьлек елларын искә төшереп чәй табыны артында гөрләтеп бәйрәм итү әби-бабайларга ел буена җитәрлек көч-куәт өстәде. «Әбиемнең җан җылысын кушып» дип исемләнгән кул эшләре күргәзмәсе дә эстетик зәвык белән эшләнгән иде. Берәүне дә битараф калдырмый торган оекбашлар, чиккән һәм бәйләгән әйберләрне әби-бабайлар, укучылар, укытучылар бик кызыксынып күзәтте.

Күп оешмалар өлкәннәр хөрмәтенә чәй табыны әзерләргә авырсынган заманда Аландагы кадер-хөрмәтне күреп гаҗәпләндем. Җаен, вакытын, мөмкинлеген табучы укытучылар коллективына сокландым. Ә директор Рәҗәп Бәдретдинов соклану-гаҗәпләнүләремә каршы гади генә итеп:
- Ак яулыклы әбиләр, түбәтәйле бабайларга хөрмәт элек-электән килә. Укучыларыбызның иң кадерле кешеләрен ничек кадерләмисең, ди? Алар бит мәктәп белән өй арасын көйләп торучы, әти-әнинең дә, укытучыларның да иң якын ярдәмчеләре...

Рәсемдә: ...Хезмәттәшләр, якын дуслар белән
Очрашабыз шулай елга бер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250