22 октябрь 2013 яңалыклары
-
Көрәш дәвам итә
16нчы сентябрьдән 16нчы октябрьгә кадәр «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы дәвам итте.
-
Балтачта электр энергиясе бирү чикләнә
0,4-10 кВ көчәнешле линияләрдә планлы эшләр үткәрелү сәбәпле, 2013 елның 21 октябреннән 31 октябренә кадәр Дорга, Кургем, Куныр, Шода, Балтач, Кече Лызи, Зур Лызи I өлеш, Зур Лызи II өлеш, Ярак Чурма, Гондыр, Карадуган, Смәел авылларына электр энергиясе бирү чикләнә. Идел буе электр челтәре хакимияте
-
Әйтер сүзегез булса... Шалтыратыгыз: 2-62-53, 2-43-82
- Туган авылың турында тирән эчтәлекле шундый матур китап чыкканга кем горурланмас. Гарифҗан ага Мөхәммәтшинның «Урбар» китабын кулыбызга алып без дә чиксез шатландык,- дип шалтыратты Арбордан Ләйсән Сабитова.
-
Савым кими
Терлекчелек фермаларында сыерларны тулысынча кышкы рацион белән ашатуга күчеп беттеләр. Бу күрсәткечләрдә дә чагыла.
-
Спорт хәбәрләре
Республикабызда гөрләп авыл хезмәтчәннәренең «Сәламәтлек» спартакиадасы бара.
-
Бер җылы сүз
Күптән түгел Түнтәр авылында яшәүче Мәрьям (Бибимәгълифә) Мөхәммәтгалиевага 90 яшь тулды. Гомер бәйрәмендә үзен зурлап килгәннәренә бик сөенде юбиляр, олы хөрмәт күрсәткәннәргә чын күңелдән рәхмәт укыды.
-
«Ничек кадерләмисең?!»
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында һәр коллективта матур чаралар үткәрелде. Тик Алан авылында үткәне аеруча күңелгә кереп калды.
-
«Сак булыгыз юлларда!»
Быелның март аенда мәктәп яшендәге балалар арасында юл-транспорт хәрәкәте һәм һәлакәте, ЮХИДИ темаларына багышланган кроссворд конкурсы игълан ителгән иде.
-
Известь турында
Әгәр вак кабак, салат, чөгендер, рәвәҗ, сельдерей, сарымсак, пастернак кебек яшелчәләрдән һәм лалә чәчәгеннән мул уңыш алам дисәгез, туфракка известь кертергә тырышыгыз. Чөнки алар ачы туфраклы җирдә начар үсәләр.
-
Балачакның гүзәл почмагы
Яшеллеккә, горур чыршы агачларына, искиткеч чәчәкләргә күмелеп утырган ике катлы бина...
-
Агымсудай өч ел үтте
Сөю тулы күңел... Китап тышлыгындагы әлеге сүзләрне күрәм дә никтер бу шигырь җыентыгы кебек тоела. Ә чынлыкта исә, китап якын дустымның якты хатирәсенә багышлана һәм монда урнашкан язма, шигырь, фотоларны Раушанның әнисе Рәисә ханым туплаган, мәңгеләштергән. Рәхмәт аңа!
-
Әйттем исә кайттым...
- Үзенең гүзәллеген иртә аңлаган гүзәл гүзәллеген тиз җуяр.
-
Күңел тулы рәхмәт хисе
Салкын кышлар артта калды, ниһаять, ямьле язларга аяк бастык дип сөенеп йөрер көннәрдә гаиләбезгә бик тә авыр хәсрәт килде.