Төрлесе

Известь турында

Әгәр вак кабак, салат, чөгендер, рәвәҗ, сельдерей, сарымсак, пастернак кебек яшелчәләрдән һәм лалә чәчәгеннән мул уңыш алам дисәгез, туфракка известь кертергә тырышыгыз. Чөнки алар ачы туфраклы җирдә начар үсәләр.

Пакетлы известь һәм доломитлы он, известь-румонид кибетләрдә сатыла. Аны, әлбәттә, көздән туфрак астына кертеп калдыру яхшы. Моны көздән агуларга өлгермәгәндә генә яз көннәрендә дә известьларга мөмкин. Тик минераль ашлама яки черемәне җиргә известь белән бергә кушып кертмәгез.
Аз ачылыкта булган туфракка 1 кв.м. җиргә 150-200 г. известьлы ашлама җитә. Сырганак агачы төбенә 300-400 г. салырга кирәк. Ә крыжовник һәм гортензия чәчәге төбенә известь салырга ярамый.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


250

Нет комментариев