Райондашларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар
Көн темасы

Райондашларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар

87 нче үзйөрешле артиллерия полкы командиры, полковник Сергей Михайлович Рыбалка балтачлыларга рәхмәт белдерде

Бүген район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин җаваплы җитәкчеләр белән чираттагы атналык киңәшмәне уздыра. ‎ ‎

Киңәшмә барышында муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм әзерләүдә керткән зур өлешләре, актив гражданлык позицияләре өчен бертөркем райондашларыбызга 87 нче үзйөрешле артиллерия полкы командиры, полковник Сергей Михайлович Рыбалканың Рәхмәт хатларын тапшырып узды.

«Ватан һәм Тынычлык өчен» волонтерлар төркеме, «Игенче» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе  Зыятдинов Булат Бакый улы, «Борнак» җаваплыгы чикләнгән җәмгыятенең директоры Нәҗипов Рәфкать Нәкыйп улы, Балтач район электр челтәрләре оешмасы җитәкчесе Бахтиозин Руслан Әнвәр улын ихластан котлыйбыз!

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев