Балтачта урамнарны яктырту мәсьәләсенә зур игътибар бирелә
Көн темасы

Балтачта урамнарны яктырту мәсьәләсенә зур игътибар бирелә

Быел Татарстанда җәяүлеләрне бәрдерүнең 37 очрагы булган, шуларның яртысыннан артыгы — тәүлекнең караңгы вакытында

Көз җитү белән көннәр кыскара, тиз караңгылана. Шунлыктан  район җитәкчелеге җаваплы җитәкчеләр алдына тирә-юньне яктырту мәсьәләсенә җитди карау бурычы йөкли. Мәктәпләр, балалар бакчалары, парклар һәм ишегаллары тирәләрен яктырту да көнүзәк мәьәлә булып кала. 

Балтач шәһәр җирлеге территориясендә яктырту белән идарә итү «Энергоресурс» җәмгыяте җаваплылыгында. Планлаштырылган чаралар кысаларында Балтач бистәсендә Каенлык, Ә.Фәйзи, А..Алиш, И.Юзеев, Г. Мөхәммәтшин, Лозинское поле һәм А. Еники урамнарында урам яктырткычлары алыштырылды.

Моннан тыш, «Авыл территорияләренең бүгенге йөзе» программасы кысаларында Нариман һәм Тынычлык урамнары буйлап урам яктырту баганалары һәм яктырткычлар алыштырылды.

Управление освещением на территории Балтасинского городского поселения осуществляет ООО

Фонарьлар эшләмәсә, кая мөрәҗәгать итәргә?

  • Балтач шәһәр җирлеге өчен телефон:8 (843) 68 2-52-15
  • 8 (843) 68 2-50-01 телефоны буенча бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә(ЕДДС)
  • Авылларда урам яктырткычларын алыштырырга кирәк булганда, авыл җирлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Юлларда игътибарлы булыйк!

Машина йөртүчеләрдән тәүлекнең караңгы вакытында юлда бик игътибарлы булулары сорала. Уку йортлары, җәяүлеләр кичүләре янында һәм кешеләрнең активлыгы арткан урыннарда тизлекне киметергә киңәш итәбез.

пешеходам рекомендуется создавать на своей одежде светоотражающие элементы.

Быел Татарстанда җәяүлеләрне бәрдерүнең 37 очрагы булган, шуларның яртысыннан артыгы — тәүлекнең караңгы вакытында. Кызганычка каршы, Балтач районында да җәяүлеләрне бәрдерү очраклары булды. Ел башыннан бирле инде шундый ике вакыйга теркәлгән, аларның берсе тәүлекнең караңгы вакытында булган. Бу фактлар юлда куркынычсызлык беренче урында булырга тиешлеген раслый.

Җәяүлеләргә яктылыкны кире кайтара торган элементларны үз киемнәрендә, аяк киемнәрендә, сумкаларында яки рюкзакларында, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында кулланырга киңәш ителә. Бу элементлар машина йөртүчеләргә сезне юлда күпкә иртәрәк күрергә ярдәм итәчәк, бу юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу куркынычын сизелерлек киметәчәк.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев