Татарстанда 12 сентябрьдән кабат авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда 12 сентябрьдән кабат авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

Ярминкәләр 2026 елның 27 декабренә кадәр (16 ярминкә атнасы) уздырылачак

12 сентябрьдән Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча гадәттәге ярминкәләр башлана. Алар һәр шимбәдә Казанда 14 мәйданчыкта, Чаллы шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Зеленодольск районында 2 мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 2 мәйданчыкта һәм Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында 1 мәйданчыкта узачак.

Ярмарки будут проводиться до 27 декабря 2026 года (16 ярмарочных недель)

Татарстан Республикасында сәүдә мәйданчыкларының адреслары:

  • Казан шәһәре, Аграр ур., 2
  • Казан шәһәре, Липатов ур., 7
  • Казан шәһәре, Ямашев ур., 71А
  • Казан шәһәре, Беломорский ур., 6
  • Казан шәһәре, Ш. Усманов ур., 1
  • Казан шәһәре, Батыршин ур., 20
  • Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә
  • Казан шәһәре, Җиңү Проспекты, 46В
  • Казан шәһәре, Ю. Фучик ур., 64
  • Казан шәһәре, Лаврентьев ур., 10
  • Казан шәһәре, Революция ур., 12(Юдино п.)
  • Казан шәһәре, Дементьев ур., 7
  • Казан шәһәре, Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендә (якшәмбе көннәрендә уза)
  • Казан шәһәре, А. Авзалова ур., 15
  • Зеленодольск районы, Осиново пос.,Бакча ур., 9
  • Зеленодольск районы, «Яңа Typa»технополисы
  • Чаллы шәһәре, Габдулла Тукай яр буе, 16
  • Чаллы шәһәре, Чулман пр. (ипподром территориясендәге мәйданчыкта)
  • Кама Аланы штп, «Олимпия» боз сарае парковкасы территориясендә
  • Түбән Кама шәһәре, Шинников пр., 10В
  • Түбән Кама шәһәре, Төзүчеләр проспекты, 2Б

Ярминкәләр югары социаль әһәмияткә ия һәм «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән республика авыл хуҗалыгы продукциясен сатуда иң кирәкле форматларның берсе булып тора.


Республика халкына һәм кунакларына киң ассортиментта продуктлар тәкъдим ителә: кош-корт ите, йомырка, сыер ите, дуңгыз ите, бәрәңге, яшелчә, сөт һәм сөт продуктлары, шикәр, он, кондитер әйберләре һәм башкалар.


Ярминкәләрдә продукция ваклап сату бәяләреннән 10%тан 30%ка кадәр арзанрак булачак, моның өчен җитештерүчеләргә бушлай сәүдә урыннары бирү һәм ягулык-майлау материаллары биреләчәк. Мәсәлән, шикәр комының 1 килограммы 55 сум булачак; бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә — 30 сум; башлы суган — 40 сум; үлчәүле сөт — 50 сум; он — 27,5 сум; кош-корт ите — 200 сум; беренче категорияле йомырка — 10 данә 95 сумнан; сайланылган йомырка — 100 сум; сөякле сыер ите — 650 сум; атланмай 72,5% — 1 килограммы 750 сум.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


ярминкә

Нет комментариев