Кош-кортлар санын «Хорриот»дәүләт системасында теркәлә
1 нче сентябрьдән башлап уннан артык канатлы (тавык, үрдәк, каз, күркә) кошларны хуҗалыкта тотучылар аларның баш санын «Хорриот»дәүләт системасында теркәргә тиеш.
Һәр тавыкка аерым паспорт кирәкми, әлегә аларны төркем белән теркиләр. Терлекләргә гомуми номер бирәләр, һәм махсус табличка урнаштыралар. Тавык асраучылар хуҗалыкта булган барлык үзгәрешләрне, яшь терлекләрнең барлыкка килүе, яисә чирләве турында дәүләткә хәбәр итәргә тиеш була.
Теркәлмәгән өчен гади гражданнар өчен — 500 сумнан алып 1000 сумга, шәхси эшмәкәрләр өчен — 5 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен — 20 мең сумга кадәр штраф каралган. 10 кош асраучы хуҗалыкларга әлегә кичектерү бирелде.
Вести Татарстан
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев