Нөнәгәрдә халык җыены узды
Көн темасы

Нөнәгәрдә халык җыены узды

Татарстан Республикасының электрон Мактау тактасына кертелүче алдынгыларны котладылар

Нөнәгәр мәдәният йортында авыл җыены узды. Чарада район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм прокурор Алмаз Сәгыйтҗанов катнашты. 

Җыенда катнашучылар соңгы елларда гражданнарның үзара салым һәм җирле бюджет хисабына, шулай ук Татарстан Республикасы программалары кысаларында башкарылган эшләр белән танышты. 

Район башлыгы үз чыгышында районның тулаем социаль — икътисадый күрсәткечләре, төзелә торган объектлар, биналарга капиталь ремонт ясау, юллар төзелешенә тукталып узды һәм әлеге җирлектән, исемнәре Татарстан Республикасының электрон Мактау тактасына кертелгән алдынгыларны тәбрикләп, таныклыкларын, районбызның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Шулай ук 55 яшьлек юбилеен каршы алган җирлек җитәкчесе Илһам Закировка районның Мактау таныклыгы тапшырылды. 

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев