Төрлесе

Татарстанның атказанган химигы Рәис Метшин вафат булды

Рәис Метшинның һөнәри эшчәнлеге нефть химиясе комбинаты һәм «Түбән Кама шина» белән бәйле була

Түбән Камада Татарстанның атказанган химигы Рәис Мөҗәһит улы Метшин — Казан мэры Илсур Метшинның һәм Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшинның әтисе вафат булды.

Рәис Метшин Түбән Камага шәһәр аякка баскан чорда ук килгән иде. Аның һөнәри эшчәнлеге шәһәрнең эре предприятиеләре — нефть химиясе комбинаты һәм «Түбән Кама шина» белән бәйле була.

Күп еллар ул сәнәгать өлкәсендә эшләде, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык мәсьәләләре белән шөгыльләнде, үзенең белемнәрен һәм тәҗрибәсен хезмәттәшләренә тапшырды.

 

Вести Татарстан

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев