Төрлесе

Татарстанны 4 сентябрьдә яңгырлар һәм яшен каплаячак

Төнлә республикада һава температурасы +9...+14 градуска кадәр төшәчәк

Җомга көнне, 4 сентябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава сакланачак. Кайбер районнарда кыска вакытлы яңгырлар ява, яшенле яңгырлар булуы ихтимал. Төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

Җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с тизлек белән исәчәк. урыны белән аның тизлеге 14 м/с ка, ә яшен вакытында 15-18 м/с ка җитәргә мөмкин.

Төнлә республикада һава температурасы +9...+14 градуска кадәр төшәчәк. Көндез термометр баганалары +21+ + 26 градуска кадәр күтәреләчәк.

Казанда җомга көнне шулай ук кыска вакытлы яшенле яңгыр явуы ихтимал. Көндез температура +21...+23 градус тәшкил итәчәк, ә яшен вакытында җил 15-18 м/с ка кадәр көчәячәк.

Вести Татарстан

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев