Бер гаилә гөмбә ашап агуланганнан соң реанимациягә эләккән
Хәвеф-хәтәр

Бер гаилә гөмбә ашап агуланганнан соң реанимациягә эләккән

Татарстанда бер гаилә үзләре җыйган гөмбә белән агуланган

М.Н.Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, гаилә урманда майлы һәм ал гөмбә җыйган, ләкин кәрзингә ялгыш агулы гөмбә дә эләккән. Гөмбәне ашаганнан соң, кинәт хәлләре начарайган. Аларны хастаханәгә озатканнар.

2026 ел башыннан Татарстан хастаханәләренә гөмбә белән агуланган 26 кешене китергәннәр.

«Гөмбә ашаганнан соң температура күтәрелмәсә, костырса һәм эч китсә, кичекмәстән хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ашыгыч ярдәм килгәнен көткәндә, ашказанын юдырырга мөмкин», – дип киңәш итә табиблар.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев