Ветеранга район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды
Балтачта яшәүче хезмәт ветераны Сирая Закиҗан кызы Шакировага 90 яшь тулды. Бу олы юбилей уңаеннан, ветеранга район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Сирая Закиҗан кызының гомер юлы, хезмәттәге казанышлары һәм өлкән буынга күрсәткән игътибары безнең өчен зур үрнәк булып тора.
Без аңа озын гомер, сәламәтлек һәм бәхет телибез. Киләчәктә дә якты көннәр, уңышлар һәм тынычлык белән яшәргә насыйп булсын!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев