Бүген, 1 сентябрьдә — Белем көнендә, илебезнең барлык мәктәпләрендә диярлек тантаналы линейкалар узды
Балтач урта белем бирү мәктәбендә дә бу бәйрәм аеруча җылы һәм истә калырлык итеп оештырылды. Иртәнге саф һавада тезелгән укучыларның шат йөзләре, беренче сыйныфларның кулларындагы алсу-зәңгәр чәчәк бәйләмнәре, әти-әниләрнең дулкынланулы карашы — барысы да яңа уку елына матур старт турында сөйли.
Тантанада котлау сүзләрен мәктәп директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева, район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Фатыйх кызы Яркәева җиткерде. Алар балаларга ныклы сәламәтлек, укуларында зур уңышлар теләделәр. Беренчеләргә «Укучы» исемен лаеклы йөртүне, өлкән классларга имтиханнарны уңышлы тапшыруны, ә педагогларга сабырлык юлладылар.
Быел Балтач урта мәктәбе зур төзекләндерүдән соң танымаслык булып үзгәрде: ул хәзер заманча, якты һәм бик уңайлы. Төзекләндерү «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы кысаларында башкарылды.
Бу көннең күркәм мизгеле — мәктәп ишегалдында үткәрелгән «Беренче кыңгырау» чыңы булды. Нәни куллардагы кыңгырау авазы быелгы уку елының мавыктыргыч дәресләргә, кызыклы очрашуларга бай булачагын искәртте. Шунысы сөенечле: Балтач мәктәбе коллективы традицияләргә тугры калып, белем учагын саклый, ә укучылары олимпиадаларда, спорт ярышларында һәм фәнни конференцияләрдә район данын лаеклы яклый.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев