Сүндерү барышында коткаручылар ир-ат гәүдәсен тапкан
Арчада янгында 66 яшьлек ир-ат һәлак була. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Йортта яшәүчеләр янгынны сизгәндә, йорт белән каралты-куралар арасындагы веранда инде тулысынча ут белән капланган була. Янгын торак йортка, гаражга һәм мунчага таралган.
Сүндерү барышында коткаручылар ир-ат гәүдәсен тапкан. Янгынның сәбәбен Дәүләт янгын күзәтчелеге дознавательләре ачыклый. Беренчел версия буенча, янгын тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан булырга мөмкин.
Вести Татарстан
Нет комментариев