Чыршы, юкә агачлары уңышлы гына үсеп китеп, кануннар сагында торучы прокуратура тирәсен ямьгә күмәр
Бүген төшке ял вакытында Балтач районы прокуратурасы хезмәткәрләре табигатьне саклау, үзең яшәгән, хезмәт куйган тирәлекне ямьләндерү, яшь буынга матур үрнәк күрсәтү максатыннан, эш бинасы территориясенә агачлар утырттылар.
Чыршы, юкә агачлары уңышлы гына үсеп китеп, кануннар сагында торучы прокуратура тирәсен ямьгә күмәр, иншаллаһ.
– Әлеге агачларны нинди дә булса акция кысаларында түгел, күңел шулай кушканга күрә утырттык, – ди үзе дә җиң сызганып бу эштә актив катнашкан Балтач районы прокуроры Алмаз Сәгыйтьҗанов. – Чыршы, юкә үсентеләрен көзләр җиткәч хезмәт урыны алтынсу төсләргә күмелсен, дип сайладык.
Прокуратура хезмәткәрләренең изге нияткә корылган әлеге игелекле гамәлләрен һәрбер хезмәт коллективы, шулай ук һәрбер кеше дәвам итә ала.
Нет комментариев