Мәктәпләрдә дәрес вакытында телефон куллануны тыйдылар
Мәгариф

Мәктәпләрдә дәрес вакытында телефон куллануны тыйдылар

Яңа кагыйдә нигезендә, укучыларга дәрес вакытында мобиль элемтә чараларыннан файдалану рөхсәт ителми

Россия мәктәпләрендә 1 сентябрьдән дәрес вакытында мобиль телефоннар куллану рәсми рәвештә тыела.

Яңа кагыйдә нигезендә, укучыларга дәрес вакытында мобиль элемтә чараларыннан файдалану рөхсәт ителми. Таләп 2027 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.

Шул ук вакытта аерым очраклар өчен искәрмә каралган. Укучыларның яки белем бирү оешмасы хезмәткәрләренең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган очракта, шулай ук башка гадәттән тыш хәлләрдә телефон кулланырга рөхсәт ителәчәк.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев