Бу шул ук авиакомпания белән бәйле беренче инцидент кына түгел
Татарстан башкаласыннан ял итүчеләр Turkish Airlines рейсында күңелсез хәлгә эләккән. Антальяга очып килү белән бөтен багаж Казанда калган булып чыккан.
Пассажирларга әйберләрне әле очып киткәндә үк төямәгәннәрен аңлаттылар. Туристларга гариза язарга һәм бер тәүлек үз чемоданнарын көтәргә тәкъдим ителде.
Шул ук авиакомпания белән охшаш инцидент бер ел элек булган. Ул вакытта әйберләр үз хуҗаларына бер атна "очкан".
Вечерняя Казань
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев