2026 елда RuStore кибетендә автомобиль кушымталары белән бәйле сораулар саны ике тапкыр арткан
Җәй ахырында казанлылар автомобильләр өчен иминият полисын ешрак рәсмиләштерә башлаган. Августта ОСАГО полисларының саны уртача еллык дәрәҗәдән – 28 процентка, каско 18 процентка артыграк булган, диелә RuStore кушымталар кибете һәм «Росгосстрах» тикшеренүендә.
Полисларның уртача бәясе дә арткан: беренче квартал белән чагыштырганда сак йөрүчеләр өчен ОСАГО тарифы – 3 процентка, хәтәр йөртүчеләр өчен 10 процентка күтәрелгән.
Росгосстрахның бүлек башлыгы Денис Захаров искәрткәнчә, бу автобазарның җанлануы белән бәйле – кешеләр яңа һәм йөрелгән автомобильләрне активрак сатып ала, ә полисларны онлайн рәсмиләштерү җиңеләя.
2026 елда RuStore кибетендә автомобиль кушымталары белән бәйле сораулар саны ике тапкыр арткан. RuStore баш редакторы Варвара Юмина кибетнең Android базасындагы системасы булган һәр бишенче автомобильдә инде урнаштырылуын билгеләп үтте.
Электромобильләр һәм гибридлар сегментында да үсеш сизелә: июнь аенда мондый машиналар өчен ОСАГО полисын рәсмиләштерү май ае белән чагыштырганда – 28 процентка, июльдә тагын 17-20 процентка арткан. Беренче яртыеллыкта электромобильләр өчен каско полисын рәсмиләштерүчеләр узган елга караганда 20 процентка күбәйгән.
Татар-информ
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев