Төрлесе

Республикада 8 меңнән артык кешене талпан тешләгән

Талпан тешләү очраклары Казан, Чаллы һәм Яшел Үзән районында аеруча күп теркәлгән

Сезон башыннан Татарстан хастаханәләренә талпан тешләгән 8155 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 1758е – балалар.

Талпан тешләү очраклары Казан, Чаллы һәм Яшел Үзән районында аеруча күп теркәлгән.  

Республикада талпан боррелиозының 30 һәм читтән кертелгән талпан энцефалитының 3 очрагы ачыкланган.

Татар-информ

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев