Күңелсезлекләргә дучар булмасак иде!
Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе, административ хокук бозулар комиссиясе рәисе Айдар Фоат улы Хәйретдинов катнашында район территориясендә чисталык таләпләренең үтәлеше буенча чираттагы утырыш узды.
Әлеге комиссия утырышы "кече суд" буларак кабул ителә һәм биредә комиссия әгъзалары тарафыннан хокук бозу сәбәпле беркетмә төзелгән гражданнарга җәза бирү, гаебе булган затларга 2000 сумнан башлап штраф каралган.
Комиссия утырышында Смәел авылында яшәүче ике гражданның гамәлләренә хокукый бәя бирелде. Аларга карата төзелгән беркетмәләр тулысынча расланды һәм тиешле чаралар күрелде: бер граждан кисәтелде, икенчесенә исә рәсми рәвештә теркәлмәгән урынга гараж төзегәне һәм хәзерге вакытта әлеге корылманың куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәве сәбәпле 2000 сум күләмендә штраф салынды. Штраф салынган гражданин 1 октябрьгә кадәр комиссия күрсәтмәсен үтәргә, ягъни закон таләпләрен бозуны бетерергә тиеш.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев