Район башкарма комитеты игълан иткән «Шушма моңнары» дигән проект кысаларында, яңа талантлар барланды
«Күрше» проекты кысаларында узган «Шушма моңнары» фестиваленә кадәр "Хезмәт һәм батырлык елы"на багышланган тантаналы чара булып узды. Биредә махсус хәрби операциядәге егетләргә, аларның гаиләләренә олы рәхмәт сүзләре җиткерелде, Рес-публика Рәисе тәкъдиме белән булдырылган «Электрон мактау тактасы»на кертелгән фидакарь хезмәт вәкилләренә таныклыклар тапшырылды.
«Шушма моңнары» фестивале барышында халыклар дуслыгы, хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге темасына аеруча зур игътибар бирелгән иде. Шулай ук халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган чыгышлар йөрәкләргә үтеп керде.
Шушы яр буендагы фестиваль барышында күргәзмәләрдә күпме кул эшләре күрдек, сокландык, күпмилләтле районыбызның уңган-булган халкы белән горурландык.
— «Шушма моңнары» фестиваленең өченче иҗат сезонына йомгак ясадык, — диде ахырдан жюри рәисе, «Татмедиа» җәмгыятенең «Балтаси-информ» филиалы җитәкчесе, «Хезмәт» газетасының баш мөхәррире, районның иҗтимагый советы рәисе Вакыйф Зәкиев.
— Сайлап алулар җиңел булмады, әмма без туган якка мәхәббәтне, хезмәт һәм хәрби батырлыкны, туган телебезгә, яшәгән җиребезгә карата булган ярату хисләрен өстен күрдек. Бөек шагыйребезгә карата булган хөрмәт хисләрен дә дәвам итәргә теләдек һәм менә нәтиҗәдә шушындый эчтәлектә гала-концерт килеп чыкты. Һәрбер хезмәт коллективы концертка җаваплы карап, зур әзерлек белән килгән иде, һәрбер чыгыш үзенчәлекле булды, тамашачы аларны көчле алкышларга күмеп, яратып кабул итте.
Тулырак «Хезмәт» газетасының 34 санында
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев