29 август көнне «Сабантуй» мәйданында бик күп милләт халкын сыйдырган республикабызга багышланган бәйрәм булды
Татарстан – бердәм халыкның горурлыгы булган мәгърур дәүләт ул. Татарстанның дәүләт бәйрәмнәреннән иң әһәмиятлесе – Республика көнен быел Балтачыбыз да утыз алтынчы тапкыр билгеләп үтте. Районыбыз өчен шатлыклы да, истәлекле дә көн бистәбездә үткәрелгән күпсанлы чаралар белән үрелеп барды. Иң гүзәл табигать кочагына җыелуыбыз юкка түгел – чөнки биредә әби-бабалардан килгән милли бәйге – «Маяк» җәмгыяте призына көрәш ярышы бара, Татарстаныбызны бизәп торучы атлар узышы оештырыла, хәрби-патриотик «Батальон» уены уза.
Бәйрәм башланганчы бик күпләр бүләкләнде ул көнне. Әнә шундый, армый-талмый хезмәт куючы, үзләре тудырган матурлык, муллык белән горурланып яшәүче кешеләре бар Балтачның. Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллинның изге теләкләрен җилләр бистәбезгә үк алып килде. Татарстан Республикасы Сәламәтлек сак-лау министры урынбасары Илдар Фатыйхов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау хатын укыды, ил-көнгә иминлек, бәхет-шатлык, матур киләчәк теләде.
Хезмәт сөючән, намуслы, бердәм, матурлык тудырырга сәләтле якташларыбызга олы бәя бирү – Дәүләт бүләкләре тапшыру шушындый күркәм бәйрәмнәребезнең яме. Татарстан Республикасы Рәисе фәрманы нигезендә, балалар тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда зур казанышлары өчен Балтач шәһәр җирлегеннән биш бала анасы Гүзәл Фәсхетдинова Татарстан Республикасының «Ана даны-Материнская слава» медале белән бүләкләнде. Хезмәт ветераны Марат Зариповка күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш керткәне өчен «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале бирелде.
Агросәнәгать комплексында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау таныклыгына Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең машина йөртүчесе Рәис Нәкыйпов лаек булды. Агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белән «Алга» җәмгыяте машина йөртүчесе Кадыйм Гыйматов, «Якты юл» җәмгыяте сыер савучысы Флүзә Галиуллина, «Бөрбаш» җәмгыятенең финанс-икътисад бүлеге мөдире Айнур Габдрахманов бүләкләнде.
Намуслы, нәтиҗәле хезмәте, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә күпьеллык намуслы эшләре өчен «Балтач торак-коммуналь хуҗалыгының күп тармаклы җитештерү предприятиесе» җәмгыятенең суүткәргеч хуҗалыгы слесаре Руслан Галимовка, җылылык хуҗалыгы мастеры Ришат Гарәфиевка Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Рәхмәте белдерелде.
Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән Тимирязев исемендәге җәмгыять комбайнчысы Илфат Әсхәдуллин бүләкләнде. Шулай ук Илфат Ислам улына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәте тапшырылды.
Нәтиҗәле хезмәтләре һәм авыл хуҗалыгы үсешенә керткән зур өлешләре өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте «Сервис-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең төбәк вәкиле-консультанты Тәбрис Галиевка, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар буенча консультанты Ләйсәния Гыйльметдиновага белдерелде.
«Спорт мәктәбе»нең тренер-укытучысы Ринат Хәйретдиновка исә намуслы хезмәте һәм спорт-ны үстерүдәге зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте җиткерелде. Актив иҗтимагый эшчәнлеге һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә өлеш кертүе өчен хезмәт ветераны Рәшит Насибуллин Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәтен алды һәм ул «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» дигән күкрәк билгесенә дә лаек булды.
Быел Татарстан Республикасы Рәисе фәрманы нигезендә, нәтиҗәле һәм фидакарь хезмәт куючыларны олылау максатыннан, республика күләмендә «Электрон Мактау тактасы» булдырылды. Безнең районнан да югары бәягә һәм олы хөрмәткә лаек дип табылган һөнәр ияләре әлеге «Электрон Мактау тактасы»на кертелде. Аларның бер өлеше биредә дә бүләкләнде: кырык еллап гомуми хезмәт тәҗрибәсенә ия «Кызыл юл» хуҗалыгы баш зоотехнигы булып эшләгән Гөлзифа Нәҗипова, Балтач районының контроль-хисап палатасы рәисе, бюджет контроленең законлылыгын һәм нәтиҗәлелеген тәэмин итүче, тирән белемле, принципиаль җитәкче Ирек Сабиров, иңнәрендә дистә еллык намуслы хезмәт йөген күтәргән, хезмәттәшләре хөрмәтен казанган «Сельхозхимия» җәмгыяте тракторчысы Лев Григорьев, кырык бер ел хезмәт стажына ия, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең социаль хезмәткәре Фәридә Чуртанова, кырык ике ел спорт өлкәсендә эшләүче, «Спорт мәктәбе»нең тренер-укытучысы Дамир Гобәйдуллин районыбызда мәгълүм кешеләр, алар белән горурланырга була.
31 август көнне районыбызның терлекчелек өлкәсендә үзләреннән гаять күп көч куючы, хезмәтләре олы хөрмәткә лаек булган ветеринария хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре иде. Бу уңайдан катлаулы, тынгысыз, шактый күләмле эшләр башкаручы мал табиблары – Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең ветеринария санитары Гөлүсә Габделхакова, «Игенче» хуҗалыгының баш ветеринария табибы Шәүкәт Галимов, «Бөрбаш» җәмгыятенең баш ветеринария табибы Илнар Әхмәдуллин намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәтенә иреште. Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Мактау таныклыгына Чепья ветеринария участогы табибы Ранил Абдрахманов, «Балтач дәүләт ветеринария берләшмәсе» санитары Илсөяр Гыйләҗева, берләшмәнең машина йөртүчесе Фәим Габидуллин, Чутай, Чепья, Карадуган, Яңгул ветеринария участоклары мөдирләре Алексей Кирилов, Руслан Копаров, Марат Хаҗиев, фельдшер Инсаф Гыйльметдинов, Чепья ветеринария участогының хезмәт ветераны Тәскирә Шакирова лаек булдылар.
Балтач районы башлыгының Рәхмәт хаты белән берләшмә җитәкчесе урынбасары, ветеринария табибы Сирин Фәйзрахманов, Чепья, Яңгул ветеринария участогы санитарлары Зөлфирә Гыйльмуллина белән Зилә Зәкиева, «Маяк» җәмгыятенең ветеринария табибы Раиф Салихҗанов бүләкләнде. Берләшмәнең эпизоотик отряды ветеринария табибы Гүзәл Әсәдуллина, «Кызыл юл» хуҗалыгының ветеринария табибы Диләрә Хамзина район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатына ия булдылар.
Районыбыз маякларыннан соң сәхнәне паспорт алучы яшьләребез – Инзилә Закирҗанова, Динә Камалова, Дилия Ибраһимова, Зәринә Габидуллина, Аида Янбердина, Мәрьям Насибуллина, Дарья Панкова, Рияз Галиев, Рамазан Бәйрәмов биләп алды – яшьләребез төрле милләт вәкилләреннән, аларга илебезнең лаеклы гражданнары булырга язсын.
Музыкаль бизәлешләр белән барган тантаналы чара районыбыз гармунчылары башкаруында көйләр белән тәмамланды, шул көйләр астында кемнәрдер янәдән көрәш ярышларын карарга ашыкты, кемнәрдер «Батальон» уеннарына йөгерде, ә инде ат ярышына мөкиббән киткәннәр күзләрен дә алмый күркәм бәйгенең шаһитлары булдылар, кемнәрнеңдер борыннарын тәмле шашлык, попкорн, коймак, пылау исләре кетекләде, һәм ямьле табигать кочагында сыйланулар үтә дә тәмле булды. Ат ярышлары өч юнәлештә узды – беренче ярыш Республика көне уңаеннан үтсә, икенчесе махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез хөрмәтенә иде, өченчесе район үсешендә үзеннән якты эз калдырган Рифат Закиров истәлегенә оештырылды.
«Батальон» хәрби-патриотик уенында барлыгы тугыз команда катнашты. Районыбызның төрле милләт вәкилләреннән торган командалар башта бауга үрмәләп салам эскерте аша үттеләр, аннан җәтмә аша чыктылар, алда аларны тагын да зур сынаулар көтте, йөгерә-йөгерә кайтканда да авыр тәгәрмәчләрне билгеле бер урынга алып барасы, аннан әйләндерә-әйләндерә кире үз урынына китереп куясы иде. Сынатмадылар, булдырдылар команда вәкилләре. Беренче урынны Чепья авыл җирлеге командасы, икенче урынны Шубан җирлеге, өченче урынны Балтач шәһәр җирлеге командалары алды.
Күпмилләтле районыбыз кочагында яшәүчеләр әнә шулай иркен сулап гомер итә, тырыш хезмәт бәрабәренә үзенә һәр тарафтан уңыш, гыйлем өсти, мәдәни һәм спорт чараларында актив катнаша. Татулык һәм бердәмлекнең нигезе нәкъ тә менә шушындый күпсанлы чараларда ачык күренә дә инде.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев