Республикада гошер җыю кампаниясе башланды
Дин һәм тормыш

Республикада гошер җыю кампаниясе башланды

Гошер ул — сәдаканың махсус төре

Татарстанда һәр елдагыча гошер сәдакасын җыю һәм аны мохтаҗларга тарату буенча киң колачлы хәйрия кампаниясе башланды. дип яза «Шәһри Казан».

Нәзарәт 2026нчы елның 19нчы сентябрен Татарстанда Гошер көне дип игълан итте. Гошер җыю кампаниясе барышында теләгән һәр кеше үз хуҗалыгында җыеп алынган уңыштан өлеш чыгара ала.

Мәчетләрдә бәрәңге, кәбестә, кабак, ташкабак, аш чөгендере, кишер, суган, алма, слива кебек яшелчә һәм җиләк-җимешләр, шулай ук бал кабул ителә. Җыелган азык-төлек бердәм рәвештә мохтаҗларга һәм аз керемле гаиләләргә таратылачак.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев