Берничә машина катнашында авариядә 26 яшьлек кыз һәлак булган
Юл хәрәкәте иминлеге

Берничә машина катнашында авариядә 26 яшьлек кыз һәлак булган

Һәлакәт нәтиҗәсендә BMW пассажиры һәлак булган

Татарстанның Зәй районында массакүләм юл-транспорт һәлакәте булган. Авариядә 26 яшьлек кыз һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Авария бүген Чаллы – Зәй – Әлмәт трассасының 42 нче километрында булган. Беренчел мәгълүматларга караганда, BMW автомобиле йөртүчесе тыелган зонада каршы як полосага чыккан. Шуның аркасында чит ил маркалы машина «КамАЗ» белән бәрелешкән, шуннан соң йөк машинасы артыннан хәрәкәт иткән Toyota RAV4 һәм Toyota Land Cruiser автомобильләренә барып бәрелгән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә BMW пассажиры һәлак булган, ә машина йөртүче һәм аның 7 яшьлек пассажиры җәрәхәтләр алган.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


һәлакәт

Нет комментариев