Бүген «Кызыл юл» җәмгыяте базасында терлекчелек буенча зона семинар-киңәшмәсе узды
Көн темасы

Бүген «Кызыл юл» җәмгыяте базасында терлекчелек буенча зона семинар-киңәшмәсе узды

Җитештерү алдынгыларын бүләкләү булды

Бүген «Кызыл юл» җәмгыяте базасында терлекчелек буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.

Семинарда катнашучылар иң элек авыл хуҗалыгы өчен җайланмалар, катнаш азык, өстәмәләр, вет препаратлар күргәзмәсе белән танышты.

Кукуруз җыю һәм урып-җыюдан соң кырларны эшкәртү тологияләре турында “Кызыл юл” җәмгыятенең баш агрономы Максим Максимов бик җентекләп сөйләде.

Семинар барышында кукуруз силосы әзерләүне,  аны эшкәртү техникасы, өчен кукуруз гибридын сайлау кагыйдәләре, Татарстан Республикасы климат шартларында «Лимагрен» гибридлары, Татарстан Республикасы шартларында соя сортын сайлау һәм аның сыйфаты белән идарә итү үзенчәлекләре турында чыгышлар тынланды.

Семинарның теоритик өлеше Чутай мәдәният йортында узды. Терлекчелек һәм азык җитештерү буенча бурычлар, Татарстан Республикасында терлекчелекнең торышы, сыйфатлы азык әзерләү нигезләре, хезмәтне саклау мәсьәләләре, кукуруздан ясалган силосның югары туклыклы кыйммәтен һәм сакланышын тәэмин итү, терлекчелектә цифрлы технологияләр куллануның нәтиҗәлелеге турында чыгышлар тыңланды. Соңыннан җитештерү алдынгыларын бүләкләү булды.

 

 

 

 

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


семинар

Нет комментариев