Яр Чаллы кешесе балык тоту турында кушымта урнаштырганнан соң 73 мең сумнан мәхрүм калган
Яр Чаллының 36 яшьлек кешесе телефонга балык тоту турында кушымта урнаштырганнан соң 73 мең сумнан мәхрүм калган. Полициядә хәбәр итүләренчә, программа зарарлы булып чыккан.
Кушымта урнаштырылганнан соң җинаятьчеләргә ир-атның мобиль банкына керү мөмкинлеге ачкан. Нәтиҗәдә аның банк картасыннан 73 мең сум күчергәннәр.
Килеп чыккан факт буенча РФ Җинаять кодексының 158 маддәсе 3 өлешенең «г» пункты буенча җинаять эше кузгатылган.
Татарстан24
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев