Ни куаныч, – әнкәй исән, чишмә дә челтерәп ага!
Җәмгыять

Ни куаныч, – әнкәй исән, чишмә дә челтерәп ага!

Бөрбаш Сәрдегәне авылында татулык белән бердәмлекне янәдән дәлилләгән Чишмә бәйрәме узды

Хәзрәтләребездән ишеткәнчә, Пәйгамбәребез(с.г.в.)нең хәдисендә әйтелгәнчә, адәм баласы бакыйлыкка күчкәч, өч төрле гамәл кыямәт көненә кадәр изгелек булып барыр: дога кылучы баласы калса, изге эш кылса, хәерле гыйлем бирсә. Кое казу, чишмә чистарту изге эш булып санала. Бу гамәлне башкарган кешегә әҗер-савабы кыямәт көненә кадәр килеп торыр. Икенче бер хәдистә, кыямәт көне якынлашкан саен, алтын чыгар, су китәр, диелә. Чынлап та, нефть чыга торган кайбер төбәкләрдә чиста суга кытлык бар, диләр. Шуңа да су чыганакларының кадерен белергә, чишмәләрне чиста, төзек тотарга кирәк.

Бөрбаш Сәрдегәне-Байлар Сәрдегәне авылының тарихы гасырларга барып тоташа. Авыл сәүдәгәрләре саткан товарлар, һөнәрчеләренең эшләнмәләре күп төбәкләрдә дан казана.

Авылның ихтирамлы шәхесе Хәсән ага Хөсәеновның уллары (кызганыч, Хәсән ага мәрхүм инде, искә алуыбыз рухын шат кылсын) төзекләндереп, әлеге урында «Нурзидә» чишмәсе комплексы төзиләр. Чишмәнең чыгу урынын казыйлар, ташпулат салалар, сиртмә кое булдыралар, басмалар салу, ерганакның ике ягына агачлар утырту, килгән кунаклар өчен намаз уку бинасы эшләтү....күңеле саф кеше генә Аллаһ ризалыгы өчен, авылдашлары хөрмәтенә, Табигать-Анага рәхимле булып, милли йолаларыбызны яңартып, дуслык күперләре булдырып, шушындый бөек эшләр башкара аладыр. «Иң мөһиме, тагын бер чишмәле иттек авылны, Сабан туйларын кире кайтардык», – ди Нурзидә апа тыйнак кына. – Аллаһ кабуллардан кылсын». Чишмәне төзекләндерүчеләр – Хәсән ага уллары, газиз әниләре истәлегенә чишмәгә «Нурзидә» чишмәсе дип исем бирәләр.

Иҗатыңа илһам алыр өчен ямьле табигать почмагына урнашкан Бөрбаш Сәрдегәне авылына кил дә, «Нурзидә» чишмәсенә бар икән! Чын могҗиза биредә. Балчыкны чокып ясалган баскычлардан таудан аска төшәсең, уңда челтерәп чишмә ага, сулда сиртмәле кое, җайлап кына биек агач басмадан чыгасың, телисең икән чишмә суы җәйрәп яткан иңкүлектәге күперчекдән үтәсең дә, агач чатырга кереп утырып хәл аласың. Талгын җилгә кушылып чыршылар сәлам бирә, гаскәр кеби тезелеп киткән каеннар сине тауга таба, – бәйрәм мәйданына дәшә. Кое янындагы агач тегермән «Рәхәтләнеп ял ит», дип, озатып кала. Җанга рәхәт халәт! Мондагы саф һаваны күкрәгеңне киереп сулап була. Ә суы, чишмә суы, аның йомшаклыгы, чис-талыгы кулга ук сизелә.

Бәйрәм бүген монда, татар халкының милли киемнәреннән  райондашларыбыз тальян уйный, җигүле атлар да бизәкле. Мәйдан тулы халык, чиктәш Кукмара районыннан керәшен дуслар да килгәннәр. Вадим Заһаров та биредә, сәхнәдән җырлары белән сөендерә.

Бөрбаш Сәрдегәнендә туып-үсеп, бүгенге көндә Биектауда яшәүче «ГЛАФстрой» оешмасы җитәкчесе Габделнур Хөсәенов ир, кыз туганнары белән бергә кунаклар каршылый, оештыру эшләре белән кызыксына, бүләкләр тапшыра. Бәйрәмнең иң олы кунагы Нурзидә апа бер елны да бәйрәмне калдырмый, килүгә аны журналистлар әйләндереп ала, һич авырсынмыйча интервью бирә, ияләнеп беткән инде ул, чөнки бәйрәм быел гына үткәрелми, улларының кылган изгелекләре быел гына таң калдырмый. «Чишмәсенең суын эчтеңме, матурлыгын күрдеңме, коесына бардыңмы», – дип, үзе үк тә сораштыра. Шушыларны үтәгәннән соң  синең белән рәхәтләнеп сөйләшә ул, чөнки инде бу вакытта үзең үк тә  Нурзидә апа белән бер дулкында буласың.

– Җиде чишмәне берләштергән шифалы су ул, – ди Нурзидә апа чишмәкәй турында. – Ел әйләнәсе чишмә тирәсен улларым бик карап, тәрбияләп торалар. Алты бала үстердем, дүртесе ир бала, икесе кыз, дип хәйран гына балалары турында да сөйләшеп алдык.

Сөйләшкән арада кемнәр генә Нурзидә апаның хәл-әхвәлләрен сорашмады?! Мөхтәрәм ана янына хәзрәтләр дә килде, «Ак калфак» вәкилләре дә якын итеп күреште, кызлары-уллары әллә ничә килеп хәлен сорашты, оныклары – мәйданда, оныкчыклары да ерак түгел генә йөри. Бик күп килгән иде кунаклар да, һәрберсенә сүз бирелде, һәрберсенең дә ихласлылык касәләре тулып торды. Бүләкләр дә алып килгәннәр. Чишмәне карап, төзекләндереп торучы Хәсән абый уллары  бүләкләнде, бәйрәмне оештыручылар да читтә калмады. Иганәчеләре дә күп бәйрәмнең, авылдан чыккан-авыл егетләре быелгы бәйрәмне үткәрүгә нык ярдәм иттеләр.

Кечкенә мәйданны Арбор егете Райнур Әхмәдиев гөл итте, уеннарда катнашучыларның чиге-чамасы юк иде.  Көрәшне дә бик бирелеп, җиргә ята-тора-утыра карады халык, ике чемпион, Аяз белән Инзилнең көрәшүе аеруча да җәлеп итте. Җинүче Аяз Хәйретдинов булды. Күптән түгел  яшь көрәшчебез, чишмә бәйрәмен нурлы иткән батыр егет спорт мастеры исеменә дә лаек булды, көрәшчеләребезгә уңышлар телибез.

Уеннарны шулкадәр оста оештырганнар; күз күрмәгән, колак ишетмәгәннәре дә бар иде. Уен көткән балалар өере-өере белән йөри, бүләкне дә бер килгән бала кабаттан килеп ала. Бу юнәлештә балаларга дөрес тәрбия биреп бетерәсе бар әле, әти-әниләрен шул рәвешчә «сөендерү»че балаларның күплеге моңа игътибар итәргә мәҗбүр итә. Оештыручыларга бүләкләрне җиткерергә дә кирәк бит. Бала аңлап бетермәскә дә мөмкин. Матур, сәламәт балаларыбызга кире юнәлеш биреп, аларны ямьсезләмик, кечкенә мәйданда һәр кылган гамәл күз уңында. 

Монысы сүз уңаеннан гына, Чишмә бәйрәме күңелләрне нурландырып, җаннарга шифа биреп дәвам итте. Чапшар авылыннан кадәр килгән, исемен әйтергә теләмәгән апаның ел саен киләм, әллә нинди рәхәт бәйрәм бу, дип әйтүе генә дә ни тора. Әйе, әллә ниткән хикмәте бар бу бәйрәмнең. Бәлки ул хикмәт чишмәне савыктыру белән беррәттән анага карата булган хөрмәткә дә, дус-тату яшәүгә дә бәйледер. Һәм ул хөрмәтнең чишмә башы Балтач районында да булуы безнең өчен дәрәҗә һәм горурлык. Бөтендөнья татарларына да мәгълүм ул «Нурзидә» чишмәсе. Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре быел да килделәр, бу юлы чит ил вәкилен дә үзләре белән алганнар. Үз чыгышында хөрмәтле вәкил Халыклар бердәмлегенә корылган матур бәйрәмгә соклануын белдерде.

– Чишмә бәйрәме җиде еллап үтәрелә инде, – ди Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин. – Төп инициаторы Габделнур  Хәсәнов. Бездә бит Сабантуйлары җирлеккә бер түгел,  авыл саен үтә иде, кечкенә чакта хәтерлим әле, Бөрбаш Сабан туе алдан була иде, Аланныкы Балтач Сабан туе көнне үтте, Сәрдегәннеке төштән соң, кичкырын оештырылды. Рәхмәт Нурзидә апага, Зиннур, Нургаян, Габделнур, Айрат исемле игелекле уллар һәм кызлар үстергән өчен, алар данлыклы авылның данын кире кайтардылар, ямьле табигать кочагындагы чишмәне торгызып кына калмадылар, авыл халкының гозерен исәпкә алып, Авыл көнен-Сабан туен чишмә бәйрәме аша яңарттылар. Чишмәнең суы бик яхшы, гомумән, безнең якларда чишмә суларының составлары әйбәт. Үз җирлегебездә йолаларыбызны саклап яшәүче, авылны яшәтүче, авылга ярдәм итеп торучы, күркәм гореф-гадәтләребезне киләчәк буыннарга җиткерүче, шул рәвешчә бердәмлеккә нигез салучы шәхесләребез булуына мин бик тә куанам. Шушындый рәхимле эшләрнең барыбер дә аның уңай яктан тәрбиясе булмыйча калмый.

Бәйрәм күрке – татарча милли көрәштә призлы урын алучы егетләр:

26 килограмм авырлыкта: 1 урын – Рүзәл Хатыймов (Сәрдегән); 2 урын – Әмир Гарипов (Лаеш), 3 урын – Әмир Сафиуллин (Мамадыш); 4 урын – Данир Гарипов (Лаеш).

65 килограмм авырлыкта: Салават Сөнгатуллин («Зилант»); 2 урын – Билал Галимуллин (Бөрбаш); 3 урын – Нурислам Гыйбадуллин (Алан); 4 урын – Рүзәл Галимуллин (Смәил).

80 килограмм авырлыкта: 1 урын – Эльмир Шәрәфиев (Лаеш); 2 урын – Ризван Галимов (Сәрдегән); 3 урын – Сөләйман Галимов (Бөрбаш). 100 килограммга кадәр: 1 урын – Аяз Хәйретдинов (Балтач), 2 урын – Инзил Ильясов ( Шубан), 3 урын – Илшат Сафиуллин (Күкшел), дүртенче урын – Мөхәммәт Гыйбадуллин (Алан).

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Чишмә бәйрәме

Нет комментариев