Урып-җыюда тырышып хезмәт куючы шофер һәм игенчеләр арасында кискен ярыш бара
Районыбыз кырларында уракның иң кызу чагы бара. Инде «Активист», «Труд», «Арбор», «Якты юл», «Смәел», «Кызыл юл», «Алга» хуҗалыклары урып-җыюны (кукурузны кертмичә – З.Ф.) тәмамларга да өлгерделәр. «Борнак», «Кама», «Татарстан», «Сосна», Тимирязев исемендәге, Тукай исемендәге, «Маяк» җәмгыятьләре дә финиш сызыгына җитеп киләләр.
Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән 2 сентябрь көненә алынган мәгълүматларга караганда, бөртеккә алынасы кукурузны кертмичә, район буенча барлык җыеп алынасы мәйданнар 24641 гектарны тәшкил итә, шуның 22147 гектары инде җыйнап алынган.
Урып-җыюда тырышып хезмәт куючы шофер һәм игенчеләр арасында да кискен ярыш бара, чөнки һәр атна нәтиҗәләре буенча иң күп эшләгәннәргә район башлыгы исеменнән вымпел һәм акчалата бүләкләр тапшырыла.
Дүртенче атна нәтиҗәләре буенча беренче төркемдә җиңүче булып, «Борнак» җәмгыятеннән «Нова 340» комбайнында эшләүче Илдар Шакиров танылды. Әлеге игенчебез озак еллар комбайнда эшләп, игенчелек эшен җиренә җиткереп башкаручы механизатор булып тора.
Икенче төркем җиңүчесе булып янәдән «Сосна» җәмгыятендә «Акрос 550» комбайнында эшләүче Расил Зыятдинов булды. Ул да үзенә йөкләнгән эшкә хилафлык китермичә, һәрбер бөртекнең кадерен белүче игенче.
Өченче төркемдә «Кама» хуҗалыгында «Акрос 595» комбайнында хезмәт куючы Илшат Локманов та вымпел алу бәхетенә иреште. Комбайнда ул инде күп еллар хезмәт куя. «Кыр корабы»ннан тыш аның «К-744» тракторы бар һәм ел да ул шул тракторы белән чәчү чәчеп, уңышын да үзе җыеп алучы механизаторларыбызның берсе.
Дүртенче төркемдә икенче атна рәттән җиңүче булып, «Игенче» хуҗалыгында «Клаас Тукано 570» «кыр корабы»н иярләүче Ильяс Сәмигуллин танылды. Ильяс яшь булуына да карамастан, бик тәҗрибәле игенчеләр белән беррәттән бүләк алуга ирешүче егетебез. Мәктәптә укыган чагыннан техника арасында йөрүе, әтисеннән игенчелекнең барлык серләренә дә үз көче белән өйрәнүенең нәтиҗәсен ул бүген мактаулы исемнәр белән дәлилли.
Шоферлар арасында җиңүче исеменә «Игенче» хуҗалыгында озак еллар «КамАЗ»да хезмәт куючы Наил Юнысов лаек булды. Барлык җиңүчеләрне дә ихластан котлыйбыз. Тырыш хезмәт нәтиҗәсендә ирешелгән уңышларыгыз дәвамлы булсын!
Фотолар: Г. Маннапова, В.Зәкиев
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев