Релиш соусы рецепты
Аш-су бүлмәсе

Релиш соусы рецепты

Кышлыкка ипи өстенә куеп ашарга соус

Кирәк була:

  • 2 кг. кыяр,
  • Баллы борыч 4 шт.,
  • Суган 4 шт.,
  • Әче борыч 1 яки 2 шт. (кем әчрәк ярата 2 сала),
  • Тоз 2 аш кашыгы,
  • Шикәр комы 300 гр.,
  • Куркума 2 чәй калагы,
  • Зернистая горчица 120 гр.,
  • Уксус 9% 100 мл.,
  • Сыек май 100 мл.,
  • Салкын су 100 мл.,
  • Крахмал 2 чәй калагы.

Эш барышы: кыяр, борыч, суганны шакмаклап турыйбыз (кыярлар бик зур булса кабыкларын чистартырга була). Шуңа тоз, шикәр комы, куркума, зернистый горчица, уксус, сыек майны салып болгатып пешерергә утыртабыз. Кайнап чыгып 15-20 минут пешкәннән соң, 100 мл. салкын суга крахмалны болгатып масса өстенә салабыз һәм тагын 3 минут пешерәбез( болгатып торырга кирәк, алайса төбенә утыра). Әзер соусны банкаларга тутырып куябыз. Тәмле булсын.

Тәнзилә Габдрахманова

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


соус

Нет комментариев