Республика иң зур сумманы дивидендлар рәвешендә алды
Татарстан бюджетына 2026 елның 1 сентябренә дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләрен файдаланудан һәм сатудан 1,321 млрд сум салым булмаган керем кергән.
Республика иң зур сумманы дивидендлар рәвешендә алды – 818,9 млн сум. Тагын 197,59 млн сум дәүләт милкен арендалаудан керемнәр китергән.
Җир кишәрлекләрен арендалау бюджетны 93,68 млн сумга тулыландырды. Ышанычлы идарәдән 75,06 млн сум кергән, милекне сатудан — 56,96 млн сум.
Моннан тыш, казнага дәүләт унитар предприятиеләренең чиста табышының бер өлеше 40 млн сум юнәлдерелгән. Сервитуттан керемнәр 31,17 млн сум тәшкил иткән, җир кишәрлекләрен сатудан — 7,6 млн сум. Тагын 50 мең сум башка керемнәргә туры килгән.
Вести Татарстан
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев