Балтач фидакарьләре — Мактау тактасында
Җәмгыять

Балтач фидакарьләре — Мактау тактасында

Районыбызның 49 хезмәт коллективыннан 112 якташыбыз әлеге мактау тактасына кертелгән

2026 ел — Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы буларак игълан ителде һәм менә быел, август аенда, Республикабыз Рәисе Фәрманы белән цифрлы платформа — Республиканың «Электрон Мактау тактасы» барлыкка килде. 

Бүгенге көнгә районыбызның 49 хезмәт коллективыннан 112 якташыбыз әлеге мактау тактасына кертелгән. Күптән түгел Шушма яр буе паркында узган «Хезмәт һәм батырлык фестивале» дә шуңа багышланды, биредә районыбызның иң яхшы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертелү турындагы таныклыклар тапшырдылар.

Менә кемнәр алар:

  • Мәүлит Мәгъфүр улы Зарипов, «Татарстан» авыл хуҗалыгы предприятиесе тракторчысы;
  • Раушания Зәки кызы Закирова, «Яңа тормыш» авыл хуҗалыгы кооперативының сыер саву операторы;
  • Рөстәм Мөхәммәт улы Хисаметдинов, Тимирязев исемендәге хуҗалыкның машина йөртүчесе;
  • Ираида Александровна Михайлова, «Сорнай» җәмгыятенең сыер саву операторы;
  • Тәлгать Фәргать улы Зарипов, «Сосна» хуҗалыгы тракторчысы;
  • Валерий Николаевич Петров, «Алга» җәмгыяте бригадиры;
  • Хәлим Гариф улы Йосыпов, «Балтач торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе» җәмгыятенең су белән тәэмин итү һәм канализация цехының насос җайланмалары машинисты;
  • Гөлсем Харис кызы Ханнанова, «МДСУ-1» җәмгыятенең баш хисапчы урынбасары;
  • Ева Николаевна Андреева, «Балтач» сөт-май комбинаты эремчек ясаучысы;
  • Рәфәгать Рәкыйп улы Вәлиев, «Балтачагрохимсервис» җәмгыятенең машина йөртүчесе;
  • Кадрия Фәрит кызы Минһаҗева, "Татарстан почтасы«ның район почта бүлекчәсе баш белгече;
  • Наилә Әсхадулла кызы Атабаева, «Балтач үзәкләштерелгән авыл клублары челтәренең» мәдәният үзәгендә сәнгать җитәкчесе;
  • Любовь Петровна Уланова, район үзәк хастаханәсенең учас-ток табиб-педиатры;
  • Рәдис Мәлик улы Гыйләҗев, район хастаханәсенең машина йөртүчесе;
  • Ранил Фәрит улы Гыйләҗев — "Салавыч күппрофильле лицее"ның Ватанны саклау нигезләре укытучысы-оештыручысы.

Мактау тактасында сайлаган һөнәренә тугры калган, эчкерсез хезмәтләре белән республикабызның, районыбызның киләчәген булдыручыларның исемнәре тупланган.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


электрон мактау тактасы

Нет комментариев