Исерекләр эскәмиясендә хатын-кыз
Суд залыннан

Исерекләр эскәмиясендә хатын-кыз

Судта әлеге хатын-кыз үзенең гаебен тануын әйтә, ул көнне коньяк эчүен, аннан соң автомобиль белән идарә итүен дә сөйли

15 июнь көнне ЮХИДИ инспекторы Норма авылында «HYUNDAI SOLARIS» автомобилен туктата. Руль артында утырган хатын-кыздан сөйләшкән вакытта ук алкоголь исе килә, сөйләшүендә дә исерек булуы сизелә. ЮХИДИ инспекторы шоферга аның барлык хокукларын аңлатып, ДПС машинасына күчеп утырырга һәм алкотектор белән тикшерергә кирәк булуын әйтә. Шофер риза була, ләкин алкотектор нәтиҗәсе белән килешми. Аннан соң аны район үзәк хастаханәсенә алып барып алкоголь кулланган булуына тикшерәләр һәм аның нәтиҗәләре дә уңай була. Бары тик шуннан соң гына әлеге шофер гаебен танып, беркетмәләр белән килешә.

Судта әлеге хатын-кыз үзенең гаебен тануын әйтә, ул көнне коньяк эчүен, аннан соң автомобиль белән идарә итүен дә сөйли.

Әлеге эш буенча барлык тупланган документлар белән танышканнан соң, район җәмәгать судьясы РФ Кодексының 12.8 маддәсе 1 өлешенә нигезләнеп, шоферны гаепле дип таба һәм бер ел да алты айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум күләмендә штраф түләтергә дигән карар чыгара.

Исерек шоферлар турында язганда, аларның күпчелеге ир-ат була. Бу очракны язганда, әлеге шофер кемнеңдер әнисе бит дигән уй килә. Исерек шоферлардан баласын саклар урынга, ул үзе үк тә алкоголь кулланган килеш машинада җилдерүне хуп күрә. Кызганыч...

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


исерек шофер

Нет комментариев