Кичке ашка җайлы һәм тәмле «Тәлинкәләр»
Аш-су бүлмәсе

Кичке ашка җайлы һәм тәмле «Тәлинкәләр»

«Тәлинкәләр» 40 минут тирәсе пешә

Фольга тәлинкәнең төбен майлап суган турап җәябез, остенә шакмаклап тавык түшен турыйбыз (тоз һәм тәмләткеч сибәбез). Угычтан уган кишер җәябез.

Аның өстенә шакмаклап туралган бәрәңге (өстенә әз генә тоз һәм тәмләткечләр сибәбез, бераз гына чесноклы майонез сылыйбыз). Бәрәңге өстенә кабат бераз гына тавык яисә вак итеп туралган каз ите тезергә була (теләк буенча).

Иң өске өлешенә угычтан уып сыр җәябез дә духовкага куябыз.40  минут тирәсе пешә.Тәмле булсын!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев